Бәрәңге районы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Бәрәңге районы (рус. Параньгинский район, мар. Поранча кундем) — Мари Илдә урнашкан административ берәмлек.
Районның үзәге — штп. Бәрәңге.
Remove ads
География
Чиктәшлек
Төп елгалар — Буй (Нократның кушылдыгы), Илләт (Иделнең кушылдыгы), Ноля.
Тарих
Район җирендә борынгы заманнардан ук яшәүче халык — чирмешләр. Казан яулап алынганнан соң качып киткән татарларның бер өлешен чирмешләр үз җирләрендә кабул итеп урнаштырганнар.
XVIII—XIX гасырларда бу җирләр Вятка губернасының Уржум өязе составында иде.
Бәрәңге районы, андагы татарларның соравы буенча, 1931 елның 30 апрелендә Бөтенсоюз Үзәк Башкарма комитеты карары белән оештырыла. 1932 елның 8 июленә кадәр Татар районы исемен йөрткән. Ләкин Россиядә андый исемдә тагын бер район булганлыктан, Бәрәңге атамасы (Параньгинский район, мари телендәге “параньга” сүзенең татарчага тәрҗемәсе – “бәрәңге”) бирелә. 1962 елның декабрендә район административ берәмлек буларак бетерелә һәм Мари-Төрек районы составына керә. 1965 елда район яңадан торгызыла.[3]
Бәрәңгелеләр гомер-гомергә игенчелек, терлекчелек, умартачылык һәм урманчылык белән шөгыльләнгәннәр һәм бүгенге көндә дә алар шул һөнәрләренә турылыклы.
Remove ads
Бәрәңге районы һимны
Тәбрис ФӘЙЗРАХМАНОВ көе һәм шигыре — аудиоязмасы.
Илләт-су башланган урманнар,
Ир, Нәлә буйлары, тугайлар,
Сабан-туй гөрләгән мәйданнар –
Зур бүләк якташлар, туганнар!
Кушымта:
Бердәмлек, тигезлек төбәге,
Халыклар дуслыгы терәге.
Чәчәк ат, ирекле бул мәңге,
Кадерле, гүзәл җир – Бәрәңге!
Иделгә ашкына суларың,
Дөньяга танылган улларың,
Киң юллар, мул уңыш – байлыгың,
Иң тәмле икмәкле районым.
Кушымта:
Бердәмлек, тигезлек төбәге,
Халыклар дуслыгы терәге.
Чәчәк ат, ирекле бул мәңге
Кадерле, гүзәл җир – Бәрәңге!
Таң ата, уяна туган як.
Яңгырый иртәнге моң-азан.
Бу җирне яраткан изге зат.
Мең шөкер сиңа! Дан сиңа! Дан!
Кушымта:
Бердәмлек, тигезлек төбәге,
Халыклар дуслыгы терәге.
Чәчәк ат, ирекле бул мәңге
Кадерле, гүзәл җир – Бәрәңге!
_____________________________
Мари телендә:
Чодыра дене ялым эртен,
Ший Элнетшыргыкта йывыртен.
Сабантуй ден Пеледыш пайрем
Шергылтеш, калыкнам чумырен.
Припев:
Ик еш семын келшен илена.
Ойго ден куаннам пайлена.
Куш, чаплане, шумбел мландына,
Чон шепка – Параньга кундымна!
Шочмо Эл чын шочшетым пала,
Рвезе тукым шарналын ила.
Перкем налше киндетым акла,
Родо-влакшем эн порын сийла.
Припев:
Ик еш семын келшен илена.
Ойго ден куаннам пайлена.
Куш, чаплане, шумбел мландына,
Чон шепка – Параньга кундымна!
Эр кынелын, пашаш каена,
Торшымаш ден лумет нолтена.
Ко вер-шыжым сакла, йората –
Шочмо мланде тудлан таушта.
Припев:
Ик еш семын келшен илена.
Ойго ден куаннам пайлена.
Куш, чаплане, шумбел мландына,
Чон шепка – Параньга кундымна!
____________________________
Рус телендә:
Обнимая деревни, поля,
Протекает Илеть и Ноля.
Край родной, в этих дивных местах
Развернул Сабантуй торжества.
Припев:
Братской дружбой единой сильна,
Ты для славы великой дана.
Будь всех краше, богаче, мила,
Параньгинская наша земля!
Сыновей, дочерей имена
Помнит с гордостью, знает страна.
С чудным вкусом ржаные хлеба –
Угощаешь соседей любя.
Припев:
Братской дружбой единой сильна,
Ты для славы великой дана.
Будь всех краше, богаче, мила,
Параньгинская наша земля!
Над землей встала зорька светла,
Ждут нас свершенья, дела.
Всем, кому мать-земля так мила,
Благодарность, почёт и хвала.
Припев:
Братской дружбой единой сильна,
Ты для славы великой дана.
Будь всех краше, богаче, мила,
Параньгинская наша земля!
Remove ads
Халык
1959[4] | 1970[5] | 1979[6] | 1989[7] | 2002[8] | 2010[9] |
---|---|---|---|---|---|
19 147 | 18 387 | 19 155 | 19 349 | 17 847 | 16 299 |
Демография
Милли состав
Административ бүленеш
- Бәрәңге шәһәр җирлеге
- Алашайка авыл җирлеге
- Елеево авыл җирлеге
- Илләт авыл җирлеге
- Ильпанур авыл җирлеге
- Куракино авыл җирлеге
- Портянур авыл җирлеге
- Русская-Ляжмарь авыл җирлеге
- Усола авыл җирлеге
Икътисад
Заманында Бәрәңге районында 15 тән артык сәнәгать предприятиесе эшләп торган. Эре кирпеч заводы, типография, агач, тимер эшкәртү цехлары, урманчылык, он тарту комплекслары гөрләгән. 40 нчы елларда хәтта районның Илләт авылында спирт заводы да үз продукциясе белән танылган. Болардан тыш, эреле-ваклы ширкатьләрдә дә халык эш белән тәэмин ителгән. Хәзер исә районда 9 лап сәнәгать-төзү предприятиесе эшли. Район башлыгы билгеләп узганча, алары да соңгы елларда шактый зур структур үзгәрешләр кичерде. Җирле бюджет “Бәрәңге күчмә-механикалаштырылган колонна”, “Торф предпритяиесе”, “Икмәк комбинаты”, “Юл-төзү оешмасы”, “Район электр челтәре” кебек сәнәгать объектлары хисабына тулылана. Портянур авылында кошчылык фабрикасы эшли.
Төбәктәге авылларның 80 проценты газлаштырылган, һәр торак пунктка асфальт юл китерелгән.
Бәрәңге районында 10 нан артык татар авылындагы мәктәпләрнең барысында да һәм шулай ук Бәрәңге бистәсенең үзендәге урта уку йортында татар балаларына ана теле аерым фән буларак укытыла.
Remove ads
Мәдәният
Районда рус телендә 8 полосалы «Наша жизнь» газетасы 2000 тираж белән, татар телендәге 2 полосалы «Безнең тормыш» кушымтасы 1000 тираж белән чыга. 2021 елның октябрь аеннан район газетасы базасында А4 форматында 16 битле «Якташлар» республика татар газетасы чыга. Әлегә тиражы 300 данә, иганәчеләр ярдәме белән басыла (баш мөхәррире Фәнил Мусин). [20]
Танылган шәхесләр
- Бариев Радик Әбрар улы (37.7.1961, Украина ССР, Житомир өлкәсенең Олевский районы Белокоровичи авылы), Россия Герое (2006), полковник (1997), 1 нче класслы хәрби очучы (1987), 1 нче класслы очучы-сынаучы (1999), хәрби фәннәр кандидаты (2004), оның балалык еллары Ирнур авылында үтә (Мари АССР, Бәрәңге районы Яңавыл авылы).
- Әхмәтсафа Гайсин (1918, Пучара авылы - 1943, Запорожье өлкәсе), Советлар Берлеге Каһарманы (1944, вафатыннан соң).
- Артур Минһаҗев (1973), җырчы, Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәге директоры, Татарстанның атказанган артисты (2007).
- Ришат Фазлыйәхмәтов (1989), җырчы, «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе иясе (2023).
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads