Иван Тургенев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Иван Сергей улы Тургенев (рус. Ива́н Серге́евич Турге́нев, tat.lat. İvan Turgenev(үле сылтама)) (1818-1883) - мәшһүр Россия язучысы, шагыйре, тәрҗемәчесе. Империя Фәннәр Академиясе әгъза-корресподенты. Дөнья әдәбиятының классикларыннан берсе.

Рус тарихчысы Николай Баскаков "Рус фамилиясе чыгышы турында" китабы буенча һәм «Бәрхет китабы» буенча Тургенев фамилиясе борыңгы татар Түрген нәселеннән чыккан.
Remove ads
Иҗат
Тургенев күп еллар дәвамында чит илләрдә гомер кичерә, анда үзенең иң мәшһүр әсәрләрен яза. Тургенев яшь чакта Пушкин белән таныш булган, чит илләрдә Һерцен, Белинский һәм мәшһүр Франция язучылары А.Доде, Г.Флобер, Э.Золя белән аралашкан.
Төп әсәрләре
- «Рудин»
- «Дворянское гнездо»
- «Накануне»
- «Отцы и дети»
- «Дым»
- «Новь»
- "Муму"
- «Записки охотника»
- «Ася»
- «Первая любовь»
- «Вешние воды»
- «Месяц в деревне»
- «Провинциалка»
Карашлары
Тургенев көнбатышчы (западник) булып саналган. Фёдор Достоевский славянофил (славяннарны сөюче) булып Тургеневны бик яратмаган, хәтта "Бесы" әсәрендә Тургеневны кычкыручан, сәләтсез язучы булып тасвирлаган.
Алмания канцлеры Хлодвиг Гогенлоэ (1894—1900) Тургеневны "Россия иң акыллы кешесе булып Россия өчен иң яхшы премьер-министры нәмзаты булыр иде" дип санаган.
Remove ads
Хәтирә
Тургенев Париж янында 1883 елда үлгән, аның васыяте буенча Санкт-Петербургның Волков зиратында күмелгән.
Дөньяда күп Тургенев исемендәге урамнар, мәктәпләр, театрлар, музейлар, китапханәләр бар. Мәскәү метрополитенында "Тургенев" мәүкифе (станция Тургеневская) бар.
Казан шәһәрендә Тургенев урамы Киров районында урнаша.
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads