Игнатий Гаврилов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Игнатий Гаврила улы Гаврилов (Игнатий Гаврилович Гаврилов) — удмурт шагыйре, публицист, тәнкыйтьче, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе.
Remove ads
Тәрҗемәи хәл
Иганатий Гаврилов Вятка губернасы Алабуга өязенең Ныша-Какси (Зур Сибы) авылында (хәзер Удмуртиянең Мәжгә районына карый) урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.
1924 елда Мәжгә педагогика техникумына укырга керә, һәм, аны тәмамламыйча, Ижауда ачылган театр курсларына күчә. 1927 елда үз әдәби эшчәнлеген башлый. 1932 елда Мәскәү дәүләт театр сәнгате институтын тәмамлый. 1932—1938 елларда — Удмурт драма театрында әдәби бүлеге мөдире.
1938 елдан — ССРБ язучылар берлеге әгъзасы; 1938—1942 елларда — Удмуртия язучылар берлегенең идарә рәисе. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Демобилизациядән соң Удмурт драма театры директоры булып эшләгән. 1952—1959 елларда — УАССР язучылар берлегенең әдәби консультанты.
1973 елның 4 декабрендә вафат була.
Remove ads
Бүләкләр
- РСФСР һәм УАССР атказанган сәнгать эшлеклесе.
- Кызыл йолдыз ордены
- УАССР дәүләт премиясе
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
Тышкы сылтамалар
- http://alibudm.narod.ru/pis/pudm3.html 2012 елның 6 ноябрь көнендә архивланган.
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads