Игорь Чичканов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Игорь Александрович Чичканов (1957 ел) — Россия самбо көрәшчесе һәм дзюдочысы, ветеран осталар арасында самбо һәм дзюдо буенча күп тапкыр Дөнья, Европа һәм Россия чемпионы, дзюдо буенча СССР-ның спорт мастеры, Россияның халыкара класслы спорт мастеры.
Remove ads
Биографиясе
Игорь Александрович Чичканов 1957нче елда Пермь өлкәсе Көязе районының Чиганда авылында туа. Милләте буенча — чуваш.
Алабуга дәүләт педагогика университетын тамамлый.
Спорт карьерасы
Дзюдо белән 17 яшеннән шөгыльләнә. Беренче тренеры Николай Григорьевич Швейкин була. Хәзер ул Михаил Николаевич Климовта шөгыльләнә. Ярышларда Чаллы исеменнән чыгыш ясый.
Укучылары арасында Татарстан Республикасының мактаулы спорт мастеры, дзюдо буенча Россия чемпионаты призеры, полиция хезмәткәрләре арасында дзюдо буенча Европа чемпионы, самбо буенча Европа һәм Дөнья чемпионы, Россиянең Халыкара класлы спорт мастеры Наталья Ашеулова да бар.
Спорт казанышлары
Remove ads
Дәүләт һәм ведомство бүләкләре
- Чаллыда дзюдо буенча СССРның беренче спорт мастеры (1978 ел)
- Россиянең халыкара спорт мастеры (1998 ел)
- Татарстан Республикасының мактаулы тренеры (2003 ел)
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты ( 2014 ел, 24 сентябрь ) - физик культураны һәм спортты үстерүдәге казанышлары, республикада дзюдоны популярлаштыруга лаеклы өлеш индергәне өчен.
Сылтамалар
- ЧТО ПРИНЕСУТ НОВЫЕ ПРАВИЛА ДЗЮДО, МНЕНИЕ ИГОРЯ ЧИЧКАНОВА
- Информация о дзюдоисте на сайте www.sambo.spb.ru
- Размышления ветерана дзюдо Игоря Чичканова о ЧМ-2014 в Челябинске 2016 елның 3 июнь көнендә архивланган.
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads