Илгизәр Гыйлфанов

мәгариф хезмәткәре (Апас районы, Татарстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia

Илгизәр Гыйлфанов
Remove ads

Илгизәр Гыйлфанов, Илгизәр Хаҗи улы Гыйлфанов[1] (Ильгизар Хазиевич Гильфанов; 1939 елның 13 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Ябалак) ― мәгариф эшлеклесе, укытучы, мәктәп директоры, 1977―2000 елларда Апас районының мәгариф бүлеге мөдире. Россия Федерациясенең (1999) һәм Татарстанның атказанган укытучысы.

Кыска фактлар Илгизәр Гыйлфанов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1939 елның 13 августында Татарстан АССР Апас районы Ябалак авылында туган. Әнисе ― Наһар. Әтисе ― Хаҗи, 1939 елда армиягә алынган, Совет-фин сугышында (1939—1940), Бөек Ватан сугышында катнашкан, Ржев шәһәре янында һәлак булган.

Югары белемле: 1960 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаган[2]. Югары уку йортында белем алганда, 1957―1958 елларда республика югары уку йортлары студентларының жәйге хезмәт отряды составында Казакъстан далаларында иген үстерүдә катнашкан һәм «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен» медале[d] белән бүләкләнгән.

Remove ads

Хезмәт юлы

Хезмәт эшчәнлеген Апас районы Борнаш мәктәбендә математика укытучысы булып башлаган[3].

1962―1964 елларда армиядә хәрби хезмәттә булган.

1964―1977 елларда ― Апас районы Урта Балтай, Олы Бакырчы авыл мәктәпләрендә физика укытучысы, мәктәп директоры.

1977―2000 елларда ― Татарстан АССР Апас районының мәгариф бүлеге (1991 елдан Татарстан Республикасы Апас районы хакимиятенең мәгариф бүлеге) мөдире[4]. Аның җитәкчелегендә районда 14 яңа мәктәп корылган, җиһазлар белән тәэмин ителгән. Апас туган якны өйрәнү музеена мәгариф булеге тарихы, күренекле мөгаллимнәр, җәмәгать эшлеклеләрен яктырткан альбом-китап эшләп китергән[5].

Венгрия, Төркия, Испания, Андорра, Болгариядә сәяхәттә булган.

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Татарстанның атказанган укытучысы
  • «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе
  • 1999 – Россия Федерациясенең атказанган укытучысы ― һөнәри-техник белем бирү өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен [6]
  • «Хезмәт ветераны» медале
  • Апас районының Мактаулы гражданины
  • 2024 – «Мактаулы остаз» күкрәк билгесе[7]
« Илгизәр Хаҗи улы ― безне, яшь укытучыларны, каршы алып, олы юлга, хезмәт юлына озаткан шәхес, һәрвакыт эшебез белән кызыксынып, киңәшләрен биреп, безне чын укытучылар итеп калдырды, әнә шундый кешеләр белән эшләгәнгәдер, нәкъ 40 ел мәктәптән аерылмадым,чын күңелдән юбилее белэн котлыйм, иң изге теләкләремне юллыйм, минем өчен Илгизәр Хаҗи улы ― идеаль шәхес [8]
Гөлнур Хәбибуллина (Мөхәммәтҗанова), укытучы
»

Шәхси тормышы

Thumb
Улы Рим

1966 елда өйләнгән. Хатыны Гөлнур Гыйлфанова (1941 елда Буа районының Исәк авылында туган), математика укытучысы, РСФСРның мәгариф отличнигы. Гаиләдә өч бала үскән: уллары Рим Гыйлфанов (Кәрим Камал, 1967), КДУ тәмамлаган журналист, 2006 елдан[9] Азатлык радиосы татар-башкорт редакциясе җитәкчесе (Прага); кызлары Гүзәл, Гөлназ[10].

Кызыклы факт

Апас районы мөгаллимнәренең август киңәшмәсендә, киңәшмә башланыр алдыннан, әлеге чарага кунак булып чакырылган лаеклы ялдагы мөгаллим Гыйльфанов Илгизәр Хаҗи улы ишектән килеп керүгә, зал бердәм булып торып баса һәм алкышка күмә. Бөтен гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган, 24 ел буе район мәгариф бүлеген җитәкләгән, мәгариф өлкәсендә талантлы һәм зирәк җитәкче булып танылган Илгизәр Хаҗи улын шулай олылый якташлары[11].

Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads