Илгиз Шәйхразыев
җырчы, автор-башкаручы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Илгиз Шәйхразыев, Илгиз Рәхимҗан улы Шәйхразыев (Ильгиз Рахимзянович Шайхразиев; 1988 елның 10 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) ― җырчы, автор-башкаручы, җырлар авторы, «Yummy music» лейблы резиденты.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1988 елның 10 июлендә Яр Чаллыда туган. Әтисе Рәхимҗан (1963 елгы, янгын хезмәтендә эшләгән)[1] чыгышы белән Актаныш районының Ахун, әнисе Тәнзилә (пенсиягә КамАЗдан чыккан) – Зәй районының Чыбыклы авылыннан[2][3].
Яр Чаллының 29нчы татар гимназиясен[4] тәмамлаган. 9 сыйныфка кадәр бөтен фәннәрне татарча укыган. Мәктәптә укыган чакта гитарада уйнарга өйрәнеп караган, тик бармаклары авырту сәбәпле, бу шөгыльне ташлаган. 14 яшьтә «Гармония» студиясенә язылган, анда дәресләр бушлай алып барылган. Нульдән нота грамотасын үзләштерә, вокал, бию һәм сәхнәдә үз-үзен тота белергә өйрәнә.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын дирижер-хор белгече буларак тәмамлаган (2010, Татарстанның атказанган артисты Руслан Дәминов академик тавыш классында укый башлаган, соңыннан Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтованың вокал классын тәмамлаган)[5].
2020 елның гыйнварында Нью-Йоркка барып, Карнеги-холлда «Үзгәреш җиле»ндә татарча җырлап кайткан: «Бормалы су» (Нәкый Исәнбәт, Заһид Хәбибуллин), «Ашхабад» (Максуд Юлдашев белән дуэтта)[6][7]. «Үзгәреш җиле»ннән соң, үзенә карата «Халык җырларын бозып җырлыйсыз», дигән тәнкыйть сүзләре бик күп булган.
2020 елдан Татар Дәүләт филармониясендә эстрада булегендә һәм Абдулла Алиш исемендәге Балалар иҗат йортында эшли. 2014 елда «Сорнай» ансамблендә эшләгәндә, аның җитәкчесе Ринат Гыйләҗев ярдәме белән балалар «Сорнай» ансамбленең вокал классы укытучысы булып урнашкан. Бүген дә әлеге эшчәнлеген дәвам итә.
Районнарда бер төркем артистлар белән җыелма концертлар куялар.
Венгрия, Төркия, Казакъстан, Молдавиядә Татарстан көннәре программаларында, Сабан туйларында катнашкан[6].
Remove ads
Репертуар
Күп кенә җырларының авторы. Үзен бер стиль кысалары белән генә чикләми: иҗади диапазоны татар шаян бию такмакларыннан алып романсларга кадәр сузыла, бәетләрдән һәм мөнәҗәтләрдән алып R&B, funk һ. б. стильләргә кадәр. Башкаручы башкалардан сыйфатлы музыкасы белән генә түгел, ә үзен төрле юнәлешләрдә уңышлы сынап каравы белән дә аерылып тора: Илгиз R`N`B, рэп стилендә чыгыш ясый, эстрадада да үзен иркен хис итә, халык җырлары, озын көйләр, мөнәҗәтләр, нәшидлар[d], эстрада җырлары, фанк, рэп, рокны да яратып башкара[8].
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Берничә конкурс һәм фестивальдә катнашучы һәм призер, шул исәптән «Созвездие-Йолдызлык», «Ягымлы яз», «Татар моңы», «Туым җондызы», «Крутушка», «Корылтай» (Венгрия), «Туркчевизион» (Төркия), «ТҮРКСОЙ-Астана» (Казакъстан) һ.б.[9]
- «Болгар» радиосы премиясе иясе
- 2017 ― «От ыры» («Ут җыры») III Бөтенроссия этник эстрада фестиваль-конкурсы (Абакан, Хакасия) ― II дәрәҗә лауреаты («Париж көе» [Пыяла күкәй тәгәрәттем, аппагым] җыры белән катнашкан) [10]
Шәхси тормышы
2012 елда өйләнгән. Аерылган[3]. Ике улы бар: Хәким, Гаяз.[11].
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads