Сорнай (ансамбль)
фольклор - этнография ансамбле (Казан, Татарстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
«Сорнай», SORNAY (рус. фольклорно-этнографический ансамбль SORNAY, ингл. folk tatar ensemble SORNAY) ― 1983 елда Казанда оешкан, татар халкының мең еллык музыка тарихын бай үзенчәлекләре, онытылган сәхифәләре белән бүгенге сәхнәгә кайтаруны максат итеп куйган фольклор-этнография ансамбле. Беренче оештыручысы hәм сәнгать җитәкчесе ― Ринат Гарәфи улы Гыйләҗев[1]. Ансамбль халык күңеленә үзенчәлекле киемнәре, җырлары, биюләре, яңартылган йола уеннары, торгызылган музыка уен кораллары һәм башкару осталыгы белән килеп кергән.
Remove ads
Тарих

«Сорнай» фольклор-этнография ансамбле 1983 елда оешкан. 1990 елдан 1998 елга кадәр сигез кешелек ансамбль «Казан» милли-мәдәният үзәгендә эшләгән[1].
1999 елдан ансамбль, тагын да тулыландырылып, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Дәүләт фолкьлор музыкасы ансамбле буларак эшли башлаган. Шул ук вакытта ансамбльнең хәзерлек төркеме Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының милли сәнгать кафедрасында студентлар ансамбле буларак иҗат иткән[1].
Бүгенге көндә ансамбль ирекле иҗат итә[1].
Remove ads
Ансамбльдә катнашучылар
Төрле елларда ансамбль составында беренче тапкыр сәхнәгә чыккан үзешчәннәр, хәзер инде танылган артистлар Лидия Әхмәтова, Зәйнәп Фәрхетдинова, Габделфәт Сафин, Айгөл Бариева, Вәис Бәйрәмов, Әлфия Гыйләҗева, Җәмилә һ.б. чыгыш ясаган. Ансамбль профессиональ артистлар Хәнәви Шәйдуллин, Рабига Сибгатуллина, Мирсәет Сөнгатуллин, Әбүзәр Фәйзуллин, Рәфыйк Таҗетдинов, Рафаэль Ильясов, Гөлзадә Сафиуллина, Альберт Әсәдуллин, Илгиз Шәйхразыев һ.б. белән эшләгән[1].
Бүгенге көндә ансамбль артистлары махсус югары белемле. Һәр артист бер үк вакытта җырлый да, бии дә белә, музыка коралында да уйный һәм сөйли дә ала. Татар, рус һәм инглиз телләрендә иркен сөйләшәләр. Ансамбльнең сан ягыннан җыйнаклыгы аның чыгышларын зур hәм кечкенә сәхнәләрдә борынгы экзотика белән бүгенге шоу алымнарын да берләштереп оештырырга мөмкинлекләр бирә[2].
Remove ads
Программа
Татар халкының инде онытылган 200 ләп җыры яңадан торгызылган. Төрле елларда әлеге җырлар «елның иң популяр җырлары» буларак танылган[3]
Яңадан торгызылган йола күренешләре; «Болгар хәтирәсе», «Уңыш теләү», «Сөрән сугу», «Нәүрүз», «Бәрмәнчек», «Нардуган», «Кыз елату» һ.б. тамашалар Татарстан радиосы һәм телевидениесе фондларында саклана. «Әнә шул сүзең», «Ай дубыр-дубая», «Тары җире ― киндер җире», «Әннәги», «Нигә яна йөрәгем» hәм тагын йөзләгән әсәр яңадан торгызылган. Ансамбль архивында татар халкының гаҗәеп бай мәдәни мирасы — Казан, Себер, Кырым, Түбән Новгород, Пенза татарларының, керәшен татарларының, Башкортстанда, Төркиядә, Румыниядә яшәүче татарларның аз билгеле һәм сирәк башкарыла торган җырлары тупланган[4].
«Сорнай» ансамбленең иң зур хезмәте ― татар халкының онытылган музыка уен коралларын табып, торгызып, яңадан ясап, аларда уйнарга өйрәнеп һәм тарихи яктан дәлилләп, сәхнә, радио-телевидение, лекция-дәресләр аша яңадан халыкка җиткерү, пропагандалау[1].
Ансамбль үзенең архивына, күргәзмәсенә татар халкының 90 лап традицион музыка уен коралын туплаган. Беренчеләрдән булып түбәндәге уен коралларын сәхнәгә алып менгән һәм бүген дә аларны пропагандалау белән шөгыльләнә:
- Думбыра
- Саз
- Ятаган
- Кылкубыз
- Гөслә
- Гыҗык (кулдан ясалган скрипка)
- Сорнай
- Мөгез
- Таш сыбызгы
- Тел курае
- Җиз курай һ.б.
Күп кенә уен кораллары хәзерге көндә югары уку йортларында, үзешчән һәм профессиональ ансамбльләрдә кулланыла һәм өйрәнелә[1].
Ансамбльның концерт программасы барлык милләт халыклары өчен дә кызыклы, аңлаешлы. Соңгы елларда Казанга килгән туристлар белән эшләү өчен берничә махсус программа төзелгән. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчалары өчен «Йөзек салыш», «Чума үрдәк, чума каз», «Капкалы» кебек уеннары бар[5].
Чыгышлар географиясе
Ансамбль халык алдында бик күп чыгышлар ясый. Аның һәр чыгышы тамашачыга нинди дә булса яңалык әйтә, татар халкының мәдәниятле, мәгърифәтле халык икәнен, бөеклеген күрсәтә. 1983 елда Болгариядә, 1990 елда Финляндиядә, 1993 елда Австриядә, 1997 елда Франция һәм Бельгиядә үткән Бөтендөнья фольклор фестивальләре лауреаты булган. 1993 елда ансамбль Европаның унике илендә (ике айлык турне) II халыкара этномузыка һәм музыкотерапия симпозиумында чыгыш ясаган. 1995 елда Клингенталь (Германия) һәм шул ук елда Кастельфидардода (Италия) үткәрелгән халыкара конкурсларда катнашып, Дөнья кубогын яулаган һәм Гран-при алган. 2012―2013 елларда «Сорнай» ансамбле Төркия, Венгрия, Казакъстанда халыкара фольклор фестивальләрендә катнашкан. Ике сезон җәй айларында Франциядә эшләп кайтканнар. 2017 елда Венгриядә, 2019 елның 13-15 сентябрендә Күстәнҗә шәһәрендә (Румыния) «Kurultay» фестивалендә катнашканнар[1].
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2009 елда ансамбль халыкара «Татар моңы» конкурсының лауреаты булган[1].
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads