Илдар Шакиров
Кайбыч мәгариф бүлегенең беренче җитәкчесе From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Илдар Абдулла улы Шакиров (рус. Шакиров, Ильдар Абдуллович, ингл. Ildar A. Shakirov) — педагогика фәннәре кандидаты, ТР Кайбыч районы мәгариф бүлеге мөдире (1993-2001), ТР “Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге" начальнигы (2001-2018), 2019 елдан Кайбыч ягы музее җитәкчесе.
Remove ads
Биографиясе
- Шакиров Илдар Абдулла улы 1958 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы Кайбыч районы Борындык авылында туган. Милләте – татар.
- 1973 елда Борындык сигезьеллык мәктәбен тәмамлый.
- 1973-1977 елларда Арча педагогия училищесында белем ала.
- 1985 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Белгечлеге – тарих укытучысы.
Хезмәт эшчәнлеге
- 1977-1980 – Олы Урсак төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли.
- 1980-1981 – ТАССР Апас районының Морзалар урта мәктәбендә интернат тәрбиячесе
- 1981-1983 – ТАССР Апас районының Морзалар урта мәктәбендә машина йөртү буенча инструктор.
- 1983-1985 – ТАССР Апас районының «Морзалар урта мәктәбендә тарих укытучысы.
- 1985-1993 – Борындык төп мәктәбендә директор булып эшли.
- 1993-2001 – ТР Кайбыч районы мәгариф бүлеге мөдире була.
- 2001-2018 – Муниципаль казна учреждениесе "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге" начальнигы.
- 2019-2025 – Кайбыч ягы музее җитәкчесе.
Remove ads
Гаиләсе
Хатыны – Асия Бари кызы, «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының «Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. Аларның 2 улы, 5 оныгы бар.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- “ Халык мәгарифе отличнигы " (1990)
- “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы " (2000)
- «Мәгарифтәге казанышлары өчен "күкрәк билгесе (2006)
- «Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре" күкрәк билгесе (2009)
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте ( Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен, 2008)
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads