Илфак Смаков
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Илфак Смаков — башкорт эстрадасының күренекле җырчысы. Башкортстанның (1978) һәм Россиянең (1989) атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты (1985).
Илфак Смаков Чакмагыш районының Рапат исемле татар авылында туып үскән.
Remove ads
Уку еллары
Мәктәпнең тугызынчы сыйныфында укыганда, Уфада сәләтле укучыларның республика олимпиадасында беренче зур уңышка ирешә. Башкорт халык җыры “Азамат”ны һәм Әкрам Даутовның “Әниемә хат”ын искиткеч осталык белән башкарып, бәйгедән лауреат исеме белән кайта. Уфа сәнгать училищесында, мөгаллимә Миләүшә Мортазинның сыйныфында укый. Училищеда белем алганда, төрле дәрәҗәле иҗат бәйгеләрендә катнаша. Дүртенче курста укыганда Мәскәүдә, эстрада артистлары Бөтенроссия ярышында дипломант исеме ала.[1]
Remove ads
Иҗат
Илфак Смаков 1963 елдан башлап, гомеренең азагына кадәр Башкортстан дәүләт филармониясендә хезмәт итте. Илфак Смаковның концерт репертуарында Башкортстан композиторларының вокаль әсәрләре һәм татар, башкорт халык җырлар өстенлек итә. Татар белән башкортлар яшәгән төбәкләрне үз концерт программасы белән урап чыга. Илфак Смаков башкаруындагы
- “Җиз кыңгырау моңнары” (Әнгам Атнабаев сүзләре, Вәсил Хәбисламов көе),
- “Зимфирәкәй”,
- “Син кайтмадың”,
- “Җил, җирәнем”,
- “Гүзәл Өфем — баш калам”,
- Шайморатов генерал[2]
- “Былбылым”,
- “Туган илем”,
- “Синдер ул дип уйладым”,
- “Дусларыңны онытма!”,
- “Әкълимә”,
- “Әйткән идең”,
- “Ак пароход”,
- “Өфе юкәләре” (Рим Хәсәнов музыкасы),
- “Сиңа тагын мин бер киләм әле”[3] (Наҗар Нәҗми шигыре, Рим Хәсәнов музыкасы)
кебек дистәләрчә популяр җырлары татар һәм башкорт җыр сәнгатенең алтын фондына кереп калды.
Remove ads
Шулай ук карагыз
- “Илфак Смаков — гасыр җырчысы”(үле сылтама)
- Илфак Смаковның җиз кыңгырау моңнары 2016 елның 14 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
Дәрәҗәле исемнәре һәм дәүләт бүләкләре
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads