Элиаш Галайда

From Wikipedia, the free encyclopedia

Элиаш Галайда
Remove ads

Элиаш Галайда (1931 елның 1 августы, Чертижне, Чехословакия2017 елның 10 августы, Кошице, Словакия) — словак һәм украин шагыйре, прозаик. Филология фәннәре кандидаты.

Кыска фактлар Элиаш Галайда, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тормыш юлы

Элиаш Галайда 1931 елның 1 августында Чехословакиядә Медзилаборце районында Чертижне авылында крестьян гаиләсендә туа. Һуменнеда гимназияне тәмамлый, аннары 1952 елдан Карлов университетында (Прага) фәлсәфә факультетында укый. Сарытау (1953—1955) һәм Мәскәү (1955—1958) университетларында укуын дәвам итә[3]. Мәскәү университетының филология факультетын тәмамлаган.

Тулай торакта Элиаш булачак хатыны Розалия белән таныша. Пар 1957 елда өйләнешә. Беренче бала Сергей Бакыда туган, ә кызы Чехословакиядә туган[4].

«Дружно вперёд» журналы редакциясендә эшли. «Пушкин әкиятләрендә реализм мәсьәләре» темасына кандидатлык диссертациясен яклаган[5]. 1960—1999 елларда Кошицеда Прешов университетында рус теле һәм әдәбияты кафедрасында доцент булып эшли[6].

«Кабынулар» (1974), «Йөрәк һәм җир көчле теләге» (1987), «Йокысызлык» (1986), «Таулар, зәңгәр таулар», «Өч кояш турында баллада» (1991), «Минем көндәлек сагышым» (1994) шигъри җыентыклар, «Яңгырлар яуганда» (1980), «Тургай һаман сайрый» һ. б. прозаик китаплар авторы.

Ул Словакиядә Украина язучылары ассоциациясе, Словакия язучылар оешмалары ассоциациясе һәм Украина Милли язучылар берлеге әгъзасы булып тора. Әдәбиятка керткән өлеше өчен Элиаш Галайда Иван Франко премиясенә[7][8], ә 2010 елда «Тургайлар турында сүз» хикәясе өчен Иван Кошеливц Халыкара әдәби премиясенә лаек була[9].

Элиаш Галайда 2017 елның 10 августында вафат була. Прешовта җирләнгән[10].

Remove ads

Хезмәтләр

  • Галайда І. Балада про три сонця. — Братислава: Словацьке педагогічне видавництво; Пряшів: Відділ укр. літератури, 1991—126 с.
  • Галайда І. Безсоння. — Братислава: Словацьке педагогічне видавництво, 1986. — 139 с.
  • Галайда І. Моя печаль повсякденна. — Братислава: Словацьке педагогічне видавництво; Пряшів: Відділ укр. літератури, 1994. — 115 с.
  • Галайда І. Тривогами дорога стелиться. — Пряшів: Видавництво EXCO, 2001. — 105 с.
Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads