Илья Максимов
рәссам, педагог From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Илья Максимов, Илья Николай улы Максимов (Илья Николаевич Максимов; 1963 елның 6 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Тәмте) ― рәссам, педагог, 2009 елдан Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Дизайн» бүлеге җитәкчесе һәм югары категорияле укытучысы (2000)[1]. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2019). Татарстан Республикасының Рәссамнар берлеге әгъзасы.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1963 елның 6 августында Татарстан АССР Саба (1991 елдан Теләче) районының[2] Тәмте авылында туган. Башлангыч мәктәптә рәсем ясау нигезләрен үзләштерә башлаган. 1982 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлаган.
Хезмәт юлы
1982―2000 елларда Алабуга шәһәренең мәдәният бүлегендә рәссам-бизәүче булып эшләгән.
2000 елдан ― И. И. Шишкин исемендәге 1нче сәнгать мәктәбе[3] укытучысы.
2005 елда Яр Чаллы педагогия институтының сәнгать-график бүлеген тәмамлаган[1].
2009 елдан ― Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Дизайн» бүлеге җитәкчесе. Педагог тарафыннан укытыла торган дисциплиналар: Сынлы сәнгать (ИЗО) укытучысы, Укытучы – Рәсем, Рәсем сәнгате, Дизайн-проектлау[1].
Remove ads
Иҗаты
Илья Максимов иҗаты этник темага ясаган картиналары белән кадерле. Аның күпчелек хезмәтләрендә ― керәшеннәрнең тарихы, җаны һәм язмышы. Картиналары тамашачыны үзенең эмоциональлеге белән җәлеп итә[4].
Күргәзмәләре
- 2013 ― «Минем дөньям» (рус. Мой мир) шәхси күргәзмәсе (экспозиция рәссамның 50 еллык юбилеена һәм аның иҗат эшчәнлегенең 30 еллыгына багышланган)[5].
- 2013 ― Илья Максимовның картиналары «Хәзинә» галереясендә эшләүче «Керәшен сәнгате» күргәзмәсендә катнашкан.
- 2019 ― Алабуга шәһәр мәдәният йортының мәрмәр залында «Арт-галерея» проекты кысаларында «Язмыш бүләге» (рус. Дар судьбы) күргәзмәсе[6].
- 2020 – Илья Николаевич Максимовның теләктәшлеге һәм ярдәме белән Яков Емельянов исемендәге Мәдәни үзәктә (Җырчы Җәкәү җортында) керәшен рәссамнары картиналарыннан зур күргәзмә оештырыла[7].
- 2021 елда, керәшен мәдәниятенә багышлап, этнорәссамнарның республика күләмендәге «Безнең ил» пленэры уздырыла. Пленэр нәтиҗәсендә, Зәй төбәге матурлыгын чагылдырган 40тан артык сәнгать әсәре ясалган[7].
- 2024 ― Баулының туган якны өйрәнү музеенда рәссам Хәмит Латыйпов белән берлектә үткәргән күргәзмәсе [8].
![]() |
Һәр кеше — ниндидер халык вәкиле. Мин керәшен, шушы мохиттә үстем һәм тәрбияләндем. Һәм миңа калса, һәр рәссам үз халкына, шул халык хакына эшләргә тиеш. Бу – минем күңел халәте. Һәм мин моны эшләргә, моны күрсәтергә тиешлегемне тоям[9] Илья Максимов |
![]() |
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1987 ― Яшь рәссамнарның Бөтенсоюз күргәзмәсе (Мәскәү) лауреаты[4]
- 2012 ― «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (Татарстан мәдәният министрлыгы)
- 2019 ― Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads