Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы (Казан)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы (рус. Концертный зал имени Ильгама Шакирова) — 2019 елның 26 апрелендә Казанның «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә ачылган мәдәният оешмасы. РСФСР халык артисты җырчы Илһам Шакиров (1935 —2019) исемен мәңгеләштерү максатында ачылган.
Remove ads
Тарих
Яңа төзелгән концерт залына җырчы Илһам Шакиров исемен бирү турында 2019 елның 18 гыйнварында артист белән хушлашу мәрасимендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтә.
Ачылу тантанасы
Концертлар залы Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуны билгеләп үткәрелгән Туган көн бәйрәменә туры китереп ачыла. Залда узган беренче рәсми чара — 2019 елгы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләү.
Концертлар залын ачуда Татарстан Президенты Р. Н. Миңнеханов катнаша [1].
Тасвирлама
Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә, Габдулла Тукай исемендәге Казан Халыкара Аэропортына, шулай ук WorldSkills чемпионаты узачак территориягә якын урнашкан[2].
Концертлар залының мәйданы — 3 348,75 кв. м. Залда барлыгы 3 187 урын, шул исәптән мөстәкыйль хәрәкәтләнә алмаучы (сәламәтлек мөмкинлекләре чикле) тамашачылар өчен 33 урын, каралган. Зур залны 2971, 2405, 2189, 1745, 1529, 1145, 910 урынлык итеп үзгәртеп була. Биредә кием алмаштыру, сәхнәгә чыгарга чират көтү, синхрон тәрҗемә, гримерка, репетиция ясау бүлмәләре каралган. Диварларын һәм түшәмен бизәүдә Decoustic акустик панельләоре кулланылган[3].
Сылтамалар
- Концертный зал имени Ильгама Шакирова открыли в Казани. interfax-russia.ru, 26.04.2019(рус.)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads