Илһам Шакиров

мәшһүр татар җырчысы From Wikipedia, the free encyclopedia

Илһам Шакиров
Remove ads

Илһам Гыйльметдин улы Шакиров (15 февраль, 1935, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы, Яңа Бүләк2019 елның 16 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — җырчы (баритон), Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе (1992-2012). ТАССР (1969), Каракалпакстан АССР (1981), РСФСР (1983) халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1970)[2][3]. Сарман районының (2015), Казан шәһәренең (2006) мактаулы гражданы.

Кыска фактлар Илһам Шакиров, Туган телдә исем ...
Remove ads

Биография

1935 елның 15 февралендә Татарстан АССР Ворошилов районының (1957 елдан Яңа Юл районы, 1959 елдан Сарман районы, 1976 елдан Тукай районы) Яңа Бүләк авылында алты балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Туганнары: Гөлсем, Имаметдин, Гыйльмисафа, Зәйнәп, Кыям. 1937 елда әтисе Гыйльметдинне кулга алалар һәм 8 ел төрмәгә хөкем итәләр («Совет хакимиятенә яла ягу, ачлык турында хәбәрләр тарату, троцкийчыл пропаганда алып бару»). Ул 1940 елда тоткынлыкта үлә.[4]

Илһам Шакиров Теләнче-Тамак урта мәктәбен уңышлы тәмамлый. Ләкин, «дошман баласы» буларак аны Алабуга педагогия институтына укырга алмыйлар.

Мин үземне дөньяда иң бәхетсез кеше дип саныйм. Без кечкенәдән үк, үзебезне–үзебез белә башлаганнан бирле, кагылып-сугылып, этелеп-төртелеп үскән кешеләр. Мин иң соңгы бала булып туганмын, төпчек. Ике яшьтә чакта, әткәйне алып китәләр. Мин аны белми калам. Менә шуннан безнең бәхетсезлегебез башлана инде. Шуннан безгә бер мөһер сугылып калды. Ул бик озак елларга барды. Ул мөһер күптән түгел генә, шул перестройка елларында гына төшеп калды [5].

1954 елда Казанга, музыка училищесына укырга керә. 3нче курстан аны, укытучылар таләбе буенча консерваториягә, вокал бүлегенә кабул итәләр.

1960 елда җырчылык юнәлеше буенча Казан консерваториясен тәмамлый. Сәләтле җырчы, тембр (баритон) тавышка ия, халык җырларын, композиторлар әсәрләрен, классиканы бердәй оста башкаручы.

1960 елдан башлап Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли, аңа 59 ел гомерен багышлый. 1992 – 2011 елларда филармониянең сәнгать җитәкчесе булып эшли. 2003 һәм 2005 елларда оештырылган татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге Халыкара конкурсының жюри рәисе булып тора.

1970 елда «Татар халык җырлары» дигән концерт программасы өчен Габдулла Тукай премиясе бирелә.

Соңгы елларда, Илһам Шакиров хәлен кайгыртып, аны Хаҗиевлар гаиләсе карады.[6]

2019 елның 16 гыйнварында Казанда вафат. Яңа татар бистәсе зиратының үзәк аллеясында җирләнде[7]

Remove ads

Гастроль-концерт эшчәнлеге

«Мин юл сорыйм»

Халкым минем гомер буе читтә...
Читтә... һаман бәхет тартамы?
Читтә...Чатта милиционер тора,
Ул да безнең Казан татары.
— Татарча җыр-пластинкалар юкмы?
Әлфияләр, Илһам Шакиров?...
Сибгат Хәким

« Илһамга ничә яшь »

Илһам Шакировка ничә яшь соң?
Нинди уйлар аның башында?
Халык яшәгәндә яшәр моңы -
Илһамыбыз халык яшендә...
Илдар Юзеев

«Илһам»

Ил кайгырса, илдә Илһам җырлый,
Ил сөенсә, илдә Илһам көлә.
Бәгырьләрне безнең телә-телә,
Чорлар аша узып бер моң килә:
Ай, дусларым минем, туганнарым,
Кайгылардан сезне ничек йолыйм?!
Онытыгыз бөтен кайгыларны -
Сезнең өчен бүген үзем җылыйм,
Сезнең өчен бүген үзем җырлыйм.
Туар көннән якты бәхет көтеп,
Төште инде сары сагыш йөзгә.
Гел кояшлы көн сорамыйм, Ходам,
Илһамлы көн бир син бүген безгә.
Илһамлы сүз – бары туган җирдә,
Иң татлы моң – бары туган телдә...
Шатлыгым да, хәсрәтем дә минем,
Бәхетем дә бары туган илдә.
Разил Вәлиев

Remove ads

Альбомнар

Иң күренекле җырлары

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Remove ads

Хәтер

Thumb
И. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе
Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Галерея

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads