Ингрида Шимоните

Литва сәясәтчесе From Wikipedia, the free encyclopedia

Ингрида Шимоните
Remove ads

Ингрида Шимоните (литв. Ingrida Šimonytė, 1974 елның 15 ноябре, СССР, Литва ССР, Вильнюс) — Литва сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, 2020 елның 11 декабреннән Литва байрагы Литва премьер-министры. 2009—2012 елларда Литва финанс министры. 2009 елгы сайлауларда «Ватан берлеге — Литва христиан демократлары» фиркасеннән Литва президентлыгына кандидат булган.

Кыска фактлар Ингрида Шимоните, Литва премьер-министры ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1974 елның 15 ноябрендә Вильнюста туган. Вильнюс университетының(рус.) икътисад факультетын «бизнес-идарә итү» өлкәсендә бакалавр дәрәҗәсе белән тәмамлаган (1996), МВА дәрәҗәсен Швеция икътисад мәктәбендә алган.

1997—2001 елларда Литва финанслар министрлыгының салым бүлегендә эшли. 2004—2009 елларда — финанс министрлыгы секретаре. 2013 елда Литва банкының идарә рәисе урынбасары итеп билгеләнә. Вазыйфаи бурычларны башкару белән беррәттән Халыкара мөнәсәбәтләр һәм сәяси фәннәр институтында икътисадны, шулай ук ISM менеджмент һәм икътисад университетында дәүләт финансларын укыта. Вильнюста Антакальнис(рус.) районы сайлау округы буенча Сейм депутаты итеп сайлану сәбәпле, 2016 елның 31 октябрендә отставкага китә.

2018 елның 4 ноябрендә Ватан берлеге — Литва христиан демократлары(ингл.) партиясеннән 2019 елда Литва Президентын сайлауда кандидатлар праймеризында көндәше дипломат Вигаудас Ушацкасны(рус.) узып, 78,71 % нәтиҗә белән җиңү яулый.

Baltijos tyrimai компаниясе 2018 елның 9—26 ноябрендә үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, Шимонитеның Президент рейтингы 18,7 % тәшкил итә һәм үсә бара. Әмма ул 23,2 % нәтиҗәсе булган Гитанас Науседадан калыша[1].

2020 елның октябрендә парламент сайлауларында Шимоните җитәкләгән «Ватан берлеге — Литва христиан демократлары» партиясе җиңгәннән соң, 2020 елның 25 ноябрендә Литва президенты Гитанас Науседа үзенең (шул ук көнне үз көченә кергән) указы белән Ингрида Шимонитены Литва премьер-министры итеп билгели[2].

Remove ads

Шәхси тормышы

Кияүдә түгел, балалары юк. Литва, инглиз, рус, поляк телләрен камил белә.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads