Юкумс Вациетис

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Юкумс Вациетис (18731938) — рус һәм совет хәрби башлыгы.

Кыска фактлар Туу датасы, Туу урыны ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәл

Юкумс Вациетис Курляндия губернасы Гольдинген өязенең Нейгоф утарында җирсез крәстиәннең гаиләсендә туа.

1891 елда ирекле рәвештә армиягә керә. 1897 елда Вильно юнкер җәяүле гаскәр училищесыны, 1909 елда — Генераль штабы академиясене тәмамлый. 1912 елда — подполковник, 102-нче җәяүле Вятка полкының батальон командиры.

Беренче бөтендөнья сугышы

Сугышны Көнчыгыш Пруссиядә каршылый; Варшава янында яралана, дәваланудан соң — полковник, 12-нче армия составындагы 5-нче Земгалия полкының командиры.

Ватандашлар сугышы

Октябрь инкыйлабыннан үз полкы белән большевиклар ягына күчә. 1917 елның декабреннән — Ставка карамагындагы Революцион кыр штабының оператив штабының башлыгы. 1918 елның гыйнварында Довбор-Мусницкий генералының поляк корпусы күтәрелешне бастыру белән җитәкчелек иткән. 1918 елның апрельдән — Латыш укчылар төмәне командиры, сул эсерлар күтәрелешенең бастыруда катнашкан. 1918 елның июненнән — ЭККА Көнчыгыш фронты командиры, 1918 елның сентябрьдә — 1919 елның июльдә — РСФСР хәрби көчләренең Баш командующие. 1919 елның гыйнвар-мартында — бер үк вакытта Совет Латвия армиясенең командиры.

1919 елның июлендә хыянәттә гаепләнә һәм арестка салына, әмма тиздән иреккә чыгарыла. 1919 елның августыннан Революцион хәрби советында эшли.

1921 елдан ЭККА Хәрби академиясендә укытучы булып эшли.

1937 елның 29 ноябрендә шпионажда һәм контрреволюцион оешмасында катнашуда гаепләнә һәм арестка салына; 1938 елның 28 июлендә ССРБ Югары судының Хәрби коллегиясе тарафыннан атып үтерүгә хөкем ителә. Суд карары шул ук көндә башкарыла.

1957 елда аклана.

Remove ads

Бүләкләр

Кызыл Йолдыз ордены

Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads