Ирек Ризаев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Ирек Ризаев
Remove ads

Ирек Евгений улы Ризаев (1997 елның 1 октябре, Казан, Россия) — Россия BMX-райдеры[1], халыкара[2] һәм Россия[3] ярышларында даими катнашучы, BMX-фристайл буенча ярышларның күп тапкырлар җиңүчесе һәм призёры. BMX-фристайл буенча Россия җыелма командасы составына керә[4].

Кыска фактлар Ирек Ризаев, Туган ...

BMX-фристайл буенча Россия чемпионы (2016[5] һәм 2017[6]).

2017 елда Nitro Circus компаниясе оештырган BMX Nitro World Games ярышларында катнашкан беренче россия спортчысы[7].

Remove ads

Тормыш юлы

Ирек Ризаев 1997 елның 1 октябрендә Казанда туган. 2009 елда 12 яшендә BMXта йөри башлаган. 2010 елда беренче тапкыр Казанда BMX ярышларында катнаша, «талант өчен» призын ала. 2011 елдан Ирек Россия узышларында актив катнаша башлый, аерым алганда, ул Красноярскта BMX буенча беренче Рәсми чемпионатта чыгыш ясый[8]. 2014 елдан башлап халыкара ярышларда катнаша — Simple Session, The Bowl һәм башкалар.

2021 елда Япониянең Токио шәһәрендә узган Олимпия уеннарында BMХ-фристайл буенча ярышларда 6 нчы урында урнаша[9].

2015 елдан Казан милли тикшеренү технология университетында «икътисадчы» белгечлеге буенча укый.

Remove ads

Шәхси рекордлар

Дөньяда беренче булып түбәндәге трюкларны ясый:

  • 360 WHIP TO BAR TO OPO WHIP[10]

360 тейл вип на барспин на опозит тэйл вип — трюкларның катлаулы комбинациясе — 360 градуска борылыш вакытында райдер рамны үз күчәре тирәли әйләндерә, аны тота, үз күчәре тирәсендә рульне бора, шуннан соң рамны кире якка бора. Трюк 2016 елда ясалган.

Бишле тэйлвип — һавада велосипедның үз күчәре тирәсендә биш әйләнеше. Иреккә кадәр 4 тейлвиптагы рекорд 10 елга якын сакланган. Трюк 2017 елда ясалган.

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads