Красноярск
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Красноя́рск, Кызыл Яр[33] — Көнчыгыш Себернең иң эре икътисади һәм мәдәни үзәкләрнең берсе, Красноярск крае административ үзәге. Шәһәр Енисей елгасының ике ярларында урнаша.
2019 елда Красноярскида 29нче Кышкы Универсиада үткәрелә.[34]
Remove ads
География
Красноярск Енисей елгасының ике ярында, урманлы дала зонасында, Көнбатыш Себер тигезлеге, Урта Себер яссы таулыгы һәм Саян таулары тоташкан урынында урнашкан.
Климат
- Уртача еллык температура — +1,6 °C
- Уртача еллык җил тизлеге — 2,3 м/с
- Уртача еллык һава дымлылыгы — 68%
Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча иң югары температура 1892 елда тәшкил ителгән — 36,9 °C,[36] иң түбән 1921 елда (−41,9 °C).[36]
Remove ads
Тарих

Красноярск 1628 елда воевода Афанасий Дубенский тарафыннан Кызыл-җар (Кызыл яр) урочищесында Красноярский острог исеме астында нигезләнгән.[37]
Шәһәр статусын Красноярск 1690 елда ала. Каланың тиз үсеше 1735 елда Себер тракты төзелешенә туры килә.
1708 елдан Себер губернасында, 1719 елдан Тубыл провинциясендә, 1724 елдан Енисей провинциясендә. 1764 елдан Иркутск губернасы, 1784 елдан Колыван наместниклыгының өяз шәһәре. 1796-1804 елларда Тубыл губернасы, 1804 елдан Тум губернасы составында. 1822 елдан — Енисей губернасы үзәге.
1856 елда Красноярскда 5 чиркәү, 1045 йорт һәм 144 лавка (кибет) булган.
Remove ads
Халык
1840[38] | 1856[37] | 1897[39] | 1926[37] | 1931[37] | 1939[37] | 1959[40] | 1970[41] | 1979[42] | 1989[43] | 2002[44] | 2010[45] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
6 888 | 26 699 | ~60 400 | ~69 300 | ~82 800 | ~186 100 | 412 375 | 648 113 | 796 305 | 912 629 | 909 341 | 973 891 |
Милли состав (2010): руслар — 90,8%, украиннар — 1,7%, татарлар — 1,2%.[46]
Дин

- Христианлык
- Православие
- Католик дине
- Протестантлык
- Иске йолачылык
- Ислам
- Иудаизм
- Синагога
- һ.б
Шәһәрдә туган танылган кешеләр
- Кристина Андреева — балет биючесе, Татарстанның атказанган артисты.
- Камил Тукаев (1961), театр һәм кино актеры, Россия Федерациясенең халык артисты (2022).
Шәһәрдә вафат танылган кешеләр
- Роман Солнцев — язучы.
Эчке бүленеш

- Тимер Юл районы
- Киров районы
- Ленин районы
- Октябрь районы
- Свердлов районы
- Совет районы
- Үзәк районы
Мәгариф

Красноярскида 147 мәктәп, 22 ПТУ, 16 укуханә, 22 техникум, 29 югары уку йорт бар.
Югары уку йортлары
|
|
Шуның өстәвенә, шәһәрдә башка югары уку йортларның филиаллары да эшлиләр.
Remove ads
Красноярск спорты
Спорт чаралары киләчәктә
2019 Кышкы Универсиада Красноярскида узачак.
Кардәш шәһәрләр
Галерея
- Шәһәр күренеше
- Шәһәр күренеше-2
- 9 Май урамы
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads