Ирек Шәрипов
журналист, мәдәният эшлеклесе From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ирек Шәрипов (Ирек Илдус улы Шәрипов) — Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры (2012―2023), Татарстан Дәүләт Советы депутаты (2014―2019). ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Удмуртиянең атказанган журналисты.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле


1969 елның 15 ноябрендә Татарстан АССР Әгерҗе районы Кырынды авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген (1993), Урал дәүләт хезмәте академиясенең Ижау филиалын (2003) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
- «Удмуртия» ДТРК, Ижау телевидение студиясе мөхәррире.
- «Яңарыш» газетасы, баш мөхәррир.
- Бөтендөнья татар конгрессы (БТК), рәис урынбасары.
- 2012―2023 ― Татарстан халыкларының Дуслык йорты, директор.[1]
- 2023 елның сентябреннән ― Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе [2]
Иҗтимагый эшчәнлеге
- 1991 елдан Удмуртия ТИҮ президиумы әгъзасы.
- 1994 елдан Удмуртия «Иман» татар яшьләре берлеге рәисе.
- 2002 елдан БТК башкарма комитеты әгзасы.
- 2005 елдан Удмуртия татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе.
- 2007 елдан Россия татарлары федераль милли-мәдәни мохтарияте рәистәше.
- 2012 елдан Татарстан халыклары Ассамблеясы шурасы әгъзасы.
- Удмуртия милли сәясәт министрлыгы коллегиясе әгъзасы.
- «Бердәм Россия» сәяси фиркасеннән Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Удмуртия Республикасының атказанган журналисты
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads