2012 ел
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
2012 (ике мең уникенче) ел — кәбисә ел, милади тәкъвим буенча якшәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 2012 елы, III меңьеллыкның 12 елы, XXI гасырның 12 елы, XXI гасырның 2 унъеллыгының 2 елы, 2010 елларның 3 елы. 2012 елдан бирле 13 ел үтте.
 Татарстанда — тарихи-мәдәни мирас елы[1] һәм Коръән елы[2]. Татарстанда — тарихи-мәдәни мирас елы[1] һәм Коръән елы[2].
 Россия — Россия тарихы елы[3]. Россия — Россия тарихы елы[3].
 Азатлык радиосы тәкъвимендә — «Казан — Азатлык» елы[4]. Азатлык радиосы тәкъвимендә — «Казан — Азатлык» елы[4].
- ТЮРКСОЙ илләрендә — Мирза Фатали Ахундзадә елы[5].
| Милади тәкъвим | 2012 MMXII | 
| Юлиан тәкъвим | 2011—2012 (14 гыйнвардан) | 
| Юлиан тәкъвим византия эрасы белән | 7520—7521 (14 сентябрьдән) | 
| Римны нигезләгәннән башлап | 2764—2765 (4 майдан) | 
| Яһүдләр тәкъвиме | 5772—5773 ה'תשע"ב — ה'תשע"ג | 
| Һиҗри тәкъвим | 1433—1434 (15 ноябрьдан) | 
| Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4504—4505 (11 августтан) | 
| Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1461 ԹՎ ՌՆԿԱ | 
| Кытай тәкъвиме | 4708—4709 (23 гыйнвардан) 辛卯 — 壬辰 ак йорт куяны — кара аждаһа | 
| Хәбәш тәкъвим | 2004 — 2005 | 
| Борынгы һинд тәкъвиме | |
| - Викрам-самват | 2068—2069 | 
| - Шака самват | 1934—1935 | 
| Шәмси тәкъвим | 1390—1391 | 
| Буддачылык тәкъвиме | 2555 | 
| Япон ел исәбе | 24 ел Хэйсэй | 
Remove ads
Вакыйгалар
Гыйнвар


- 1 гыйнвар — Татарстан гимны сүзләренә бәйге башланды[6].
- 1 гыйнвар — Дания Европа берлегендә рәислек итә башлады[7].
- 5 гыйнвар — Хабаровск шәһәрендә тарихта беренче тапкыр татарча спектакль куелды[8].
- 15 гыйнвар — Казакъстанда вакытыннан алда парламент сайлавы узды. Иң күп тавышны «Нур Отан» халык-демократик фиркасе казанды (80,99 %)[9].
- 17 гыйнвар — Мартин Шульц Европа парламенты башлыгы булып сайлана[10].
- 18 гыйнвар — Википедия АКШ конгрессында каралган интернетта пиратлыкка каршы канун өлгесенә протест белдереп, үзенең инглиз телле бүлеген бер көнгә ябып куйды[11].
- 22 гыйнвар — Финляндиядә президент сайлавы[12].
- 23 гыйнвар — Европа берлеге Иран нефтен кертүгә эмбарго игълан итте[13].
- 25—29 гыйнвар — Швейцариянең Давос шәһәрендә Бөтендөнья икътисаң форумы[14].
- 25 гыйнвар — АКШ президенты Барак Обама Конгресстагы еллык чыгышында илдә керемнәрне гаделрәк итеп бүлешергә чакырды һәм «Гарәп язы»н хуплады[15].
- 26 гыйнвар — Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов «2012 елны Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы елы» дип игълан итү турында фәрманга кул куйды[16].
Февраль

- 4 февраль — Россия шәһәрләрендә «Гадел сайлаулар өчен» дигән исем белән урам җыеннары үтте[17].
- 7 февраль — Татарстан гербына 20 ел тулды[18].
- 10 февраль — КФУда түләүсез татар теле курслары башланды[19].
- 13 февраль — Лос-Анджелес шәһәрендә «Грэмми» премиясен тапшыру тантанасы узды[20].
- 17 февраль — Алмания президенты Кристиан Вульф вазифасыннан китә[21].
- 18 февраль — Латвиядә рус теленә дәүләт теле статусын бирү буенча референдумда халыкның 80 %-ты бер генә дәүләт теле итеп латыш телен калдыруны хуплады[22].
- 20 февраль — Мәскәүдә «Тарихи» мәчетенең баш имамы Хәсән Фәхретдиновка һөҗүм ясалган[23].
- 21 февраль — Азатлык радиосы «Азатлыкта Википедия» шәлкемен башлап җибәрә[24].
- 21 февраль — Казанда Халыкара туган тел көне уңаеннан Татар иҗтимагый үзәге һәм «Азатлык» татар яшьләре берлеге пикетлар үткәрде[25].
- 26 февраль — Сүриядә яңа конституция кабул итү буенча референдум үткәрелде[26].
Март

- 2 март — Иранда парламент сайлавы узды[27].
- 4 март — Россия президент сайлавында Владимир Путин җиңү яулый [28].
- 7 март — Сан-Францискода Apple ширкәте үзенең яңа iPad 3 тактасы тәкъдим ителде.
- 19 март — Тулузада яһүд мәктәбендә атыш, 4 кеше һәлак (шуларның 3-се — балалар)[29].
- 28 март — Финляндия татарларының яңа рәисе итеп Атик Али сайланды[30].
- 31 март — Сан-Франциско татарлары «Сиңа җырлыйбыз Сәйдәш» исемле кичә оештыды[31].
Апрель

- 5 апрель — бер ай буе алып барылган информацион сугыштан соң Татарстан Республикасының эчке эшләр министры Әсхәт Сафаров вазифасыннан китүе турында белдерде.
- 19 апрель — Һелсинкидә Финляндия татарлары үз мәхәлләләре тарихы турындагы «Мәчеткә илткән юл» фильмын беренче тапкыр карарга җыелды[32].
- 27—29 апрель — Латвия башкаласы Ригада I Европа татар яшьләре форумы узды[33][34].
Май

- 6 май — Франциядәге президент сайлауның икенче турында Социалист фирка намзәте Франсуа Олланд җиңде[35].
- 7 май — Россия президенты Владимир Путин мөддәтенә кереште[36].
- 16—27 май — 65-нче тапкыр Канн фестивале узды[37].
- 26 май — 57-нче Евровидение җыр бәйгесендә Швеция җырчысы Лорин җиңде[38].
- Сан-Францискода татарча рок-төркем оешты[39].
Июнь


- 8 июнь — Варшауда Европа футбол чемпионаты башланды[40].
- 10 июнь — Болгарда рәсми рәвештә Ислам динен кабул ителүгә 1090 ел тулуга багышланган җыен кысаларында Болгарда Ак мәчет ачылды[41].
- 17 июнь — Мисырда президент сайлавында Мөхәммәт Мурси җиңү яулый[42].
- 18 июнь — Лос-Анджелеста Microsoft ширкәте яңа планшетын тәкъдим итте[43].
- 21 июнь — Google интернет-ширкәте юкка чыгу куркынычы янаган телләрне саклап калу өчен махсус проект башлап җибәрде[44].
- 27 июнь — Сан-Францискода Google ширкәте Nexus 7 дип аталган яңа планшетын тәкъдим итте[45].
- 30 июнь — Владивосток шәһәрендә Россиянең Уникенче федераль Сабан туе узды[46].
- 30 июнь — 34-нче Халыкара Мәскәү кинофестивале тәмамланды[47].
Июль
- 1 июль — Европа футбол чемпионаты финалында 4-0 исәбе белән Испания такымы Италия җыелмасын җиңә[48].
- 19 июль — Казанда күренекле дин әһеле Вәлиулла Якупов өеннән чыгып машинасына утырган вакытта атып үтерелгән. Татарстан мөфтие Илдус Фәизгә һөҗүм ясалаган.[49].
- 27 июль — Лондонда XXX җәйге Олимпия уеннары ачылды[50].
Август
- 7 август — Казанда полиция һәм прокуратура көчләре фәйзрахманчылар җәмгыятенә һөҗүм ясый. 19 баланы ата-аналардан тартып алып, Россиянең ятимлек учреждениеләренә озаталар.
- 12 август — Лондонда XXX җәйге Олимпия уеннары тәмамланды. Алтын медальләр саны буенча беренчелекне АКШ җыелмасы алды[51].
- 27—31 август — Казанда бишенче тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумы үтте[52].
- 30 август — «ТНВ-Планета» каналы рәсми рәвештә эшли башлады. Анда «Татарлар» тапшыруы эшен башлый[53].
Сентябрь
- 4 сентябрь — Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең АКШ-ның Питтсбург шәһәрендәге рәсми сәфәр барышында яшәүче татар яшьләре белән очрашты[54].
Октябрь


- 27 октябрь — Михаил Прохоров Мәскәүдә үткән «Ватандашлар платформасы» корылтаенда, илнең территориаль төзелешен үзгәртү, аерым алганда, милли республикаларга каршы тәкъдим белән чыкты[55].
Ноябрь
- 6 ноябрь — АКШ-да президент сайлавы. Җиңүне гамәлдәге президент Барак Обама яулый[56].
- 21 ноябрь — Исраил белән Хәмәс солых турында килеште[57].
- 29 ноябрь — Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов иң тәэсирле 500 мөселман исемлегенә керде[58].
- 30 ноябрь — Фәләстин БМО-да «күзәтүче дәүләт» дәрәҗәсенә күтәрелде[59].
Декабрь
- 1 декабрь — Россия G20-дә рәислек итә башлый[60].
- 6 декабрь — Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае үз эшен башлый[61].
- 9 декабрь — Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае тәмамланды. Конгресс рәисе итеп янә Ринат Закиров сайланды[62].
- 12 декабрь — Россия президенты Владимир Путин Россия Федераль мәҗлесе алдында чыгыш ясый[63].
- 13 декабрь — Казанның Мәрҗәни мәчетендә Татарстанда Коръән елы итеп билгеләп үтелгән 2012 елга йомгак ясалды. Чара түгәрәк өстәл сөйләшүе рәвешендә үтте[64].
- 14 декабрь — «Хоббит» фильмының халыкара премьерасы[65].
- 15 декабрь — Франция Әфганстаннан тулысынча гаскәрләрен чыгарды[66].
- 17 декабрь — «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең оешуына 130 ел тулды[67].
- 19 декабрь — «Россиянең милли сәясәт стратегиясе» имзалана[68].
- 20 декабрь — Татарстан министрлар кабинетында дәүләт һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү програмының яңа концепциясе тәкъдим ителде[69].
- 21 декабрь — Россия Дәүләт думасы «Россиядә мәгариф турында» канун өлгесен өченче, соңгы укылышта раслады. Анда рус теленнән тыш башка милли телләр хокуклары кимсетелә[70].
- 26 декабрь — Россия Дәүләт Думасыннан соң Федерация шурасы «Ятим балалар турында» канунны бертавыштан раслады[71].
- 30 декабрь — Россиянең Первый каналында барган «Голос» («Тавыш») тапшыруы финалында ике татар кызы катнашты. Динә Гарипова җиңүне яулады[72].
Remove ads
Вафатлар


- Төп мәкалә: 2012 елда вафатлар исемлеге
- 5 гыйнвар — Фәнәвил Галиев, татар артисты, режиссер, драматург, Татарстанның халык артисты.
- 24 гыйнвар — Равил Бохараев, татар язучысы, шагыйрь, публицист.
- 22 февраль — Фирдәвес Әхтәмова, татар актрисасы.
- 26 февраль — Шамил Закиров, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мөдире.
- 2 апрель — Фердинанд Фарсин, татар артисты.
- 30 апрель — Шәүкәт Вәлиев, журналист.
- 2 май — Туфан Миңнуллин, күренекле татар язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты.
- 28 май — Шәүкәт Биктимеров, күренекле татар артисты.
- 4 июнь — Эдуард Хиль, җырчы, РСФСР халык артисты.
- 14 июнь — Илдар Зарипов, Татарстан һәм Русиянең атказанган рәссамы.
- 3 июль — Дамир Бикбов, ТР икътисад министры.
- 9 июль — Әнвәр Гобәйдуллин, татар театры артисты.
- 11 июль — Идмас Үтәгәнов (81), Казан телевидение студиясе режиссеры.
- 19 июль — Вәлиулла Якупов, татар дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе.
- 14 август — Таҗетдин Гыйләҗетдинов (88), артиллерия взводы башлыгы, Советлар Берлеге каһарманы.
- 25 август — Нил Армстронг, АКШ астронавты, Айга аягы баскан беренче кеше.
- 11 сентябрь — Алмас Булатов,  ССРБ Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971). ССРБ Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971).
- 14 сентябрь — Ренат Шәрибҗанов, музыкант һәм популяр җырлар авторы (Мәскәү).
- 28 сентябрь — Хәлил Мәхмүтов, Татарстанның халык артисты, Тинчурин театры актеры.
- 4 октябрь — Габбас Бибарсов, татар дин әһеле.
- 9 октябрь — Марина Голуб, актриса. РФ атказанган артисты.
- 13 ноябрь — Әхмәт Гадел (Әхмәт Һади улы Гаязов) — татар шагыйре, публицист.
- 11 декабрь — Галина Вишневская, опера җырчысы, ССРБ халык артисты.
Remove ads
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары[73]
- Кол Шәриф мәчете архитекторлары төркеме: 
- Искәндәр Сәйфуллин
- Сергей Шәкүров
- Андрей Головин
- Зөфәр Садыйков
- Айвар Саттаров
- Альбина Даишева
- Зөфәр Галиуллин
- Рөстәм Зәбиров
 
Нобель премиясе лауреатлары[74]

- Медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель премиясе — Синье Яманаке, Джон Һердон — тамыр күзәнәкләре өлкәсендә һәм хайваннарны клонлау эшләре өчен.
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Серж Һарош, Дэвид Уайнлэнд — аерым квант элементларын үлчәү һәм идарә итү мөмкинлеген тудырган яңа эксперименталь методлар өчен.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Роберт Лефковиц, Брайан Кобилка — тере күзәнәкләрдә биохимик сигналлар җибәрүдә катнашкан универсаль молекулларны өйрәнү өчен.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Мо Янь — уникаль дөньяга уникаль рәвештә уникаль караш тудырганы өчен.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Элвин Рот, Ллойд Шепли — базарларны оештыру практикасы һәм стабиль бүленеш теориясе өчен[75].
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Европа Берлеге — Европада тынычлык һәм демократияне ныгытканнары өчен.
Remove ads
Берләшкән Милләтләр Оешмасы
 БМО-ның тәкъвимендәге вакыйгалар[76]
 БМО-ның тәкъвимендәге вакыйгалар[76]
- 2012 Халыкара кооперативлар елы (БМО-ның A/RES/64/136 резолюциясе нигезендә).
- 2012 Халыкара тотрыклы энергия чыганаклары елы (БМО-ның A/RES/65/151 резолюциясе нигезендә).
- 2003—2012 Барлык кешеләрнең мәгърифәткә ирешү буенча халыкара унъеллыгы (БМОның A/RES/56/116 резолюциясе нигезендә).
- 2005—2014 Дөньяның төп халыкларның икенче халыкара унъеллыгы 2013 елның 28 май көнендә архивланган. (БМО-ның A/RES/59/174 резолюциясе нигезендә).
- 2005—2014 Тотрыклы үсеш мәгърифәте унъеллыгы (БМО-ның A/RES/57/254 резолюциясе нигезендә).
- 2005—2015 «Яшәү өчен су» халыкара адымлар унъеллыгы (БМО-ның A/RES/58/217 резолюциясе нигезендә).
- 2006—2016 Зарарланган регионнарны торгызу һәм тотрыклы үстерү унъеллыгы (Чернобыль һәлакәтеннән соң өченче ун еллык) (БМО-ның A/RES/62/9 резолюциясе нигезендә).
- 2008—2017 Ярлылыкны бетерү буенча икенче унъеллыгы (БМО-ның A/RES/62/205 резолюциясе нигезендә).
- 2010—2020 Җирләрнең чүлләргә әверелүгә каршы көрәш һәм чүлләр унъеллыгы (БМО-ның A/RES/62/195 резолюциясе нигезендә).
- 2011—2020 Юл хәрәкәте иминлеген үстерү буенча адымлар унъеллыгы 2012 елның 7 март көнендә архивланган. (БМО-ның A/RES/64/255 резолюциясе нигезендә).
- 2011—2020 Биотөрлелек унъеллыгы (БМО-ның A/RES/65/161 резолюциясе нигезендә).
- 2011—2020 Колониализмны бетерү буенча өченче халыкара унъеллыгы (БМО-ның A/RES/65/119 резолюциясе нигезендә).
 БМО кысаларындагы очрашулар, конференцияләр һәм вакыйгалар тәкъвиме[77]
 БМО кысаларындагы очрашулар, конференцияләр һәм вакыйгалар тәкъвиме[77]
- 3 апрель — Римда (Италия) Халыкара авыл хуҗалыгын үстерү фонды директорлар шурасының 105-нче утырышы башлана
- 16 апрель — Женевада (Швейцария) Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасының Хөкүмәтара интеллектуаль милек һәм генетик ресурслары, гореф-гадәтләр, йолалар һәм фольклор буенча комитетының 21-нче утырышы башлана
- 16 апрель — Женевада (Швейцария) БМО-ның кеше хокуклары буенча югары комиссары идарәсенең Мөмкинчелекләре чикләнгән кешеләрнең хокуклары буенча комитетының 7нче утырышы башлана
- 16 апрель — Монреальда (Канада) БМО-ның әйләнә тирән мохите программасының Озон буенча секретариаты идарә итү комитетының 66нче очрашуы башлана
- 16 апрель — Женевада (Швейцария) БМО-ның кеше хокуклары буенча югары комиссары идарәсенең Мигрант эшчеләре һәм аларның гайлә әгъзаларының хокукларын яклау буенча комитетының 16-нче утырышы башлана
- 18 апрель — Флоренцияда (Италия)  Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасының патронажы астында «Фән һәм технологияләр турында мәгълүмат таратуда сыйфат, тугрылык һәм күркәмлек» 12-нче халыкара фән һәм технологияләр турында мәгълүмат тарату конференциясе башлана Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасының патронажы астында «Фән һәм технологияләр турында мәгълүмат таратуда сыйфат, тугрылык һәм күркәмлек» 12-нче халыкара фән һәм технологияләр турында мәгълүмат тарату конференциясе башлана
- 20 апрель — Дохада (Катар) БМО-ның сәүдә һәм икътисади үсеш конференциясе оешмасы оештырган 2012 Бөтендөнья инвестицияләр форумы башлана
- 21 апрель — Дохада (Катар) БМО-ның сәүдә һәм икътисади үсеш конференциясе оешмасының 13-нче утырышы (UNCTAD XIII) башлана
- 23 апрель — Женевада (Швейцария) БМО-ның кеше хокуклары буенча югары комиссары идарәсенең Чикләнмәгән хөкүмәтара үсеш хокуклары буенча эшче төркеменең 13нче утырышы башлана
- 23 апрель — Дар-эс-Саламда (Танзания)  Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасының Африка илләренең су ресурслары белән идарә сәясәте буенча фәнни конференциясе башлана. Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасының Африка илләренең су ресурслары белән идарә сәясәте буенча фәнни конференциясе башлана.
- 30 апрель — Женевада (Швейцария) БМО-ның кеше хокуклары буенча югары комиссары идарәсенең Африка чыгышлы кешеләрнең хәлләре буенча эксперт эшче төркеменең 11нче утырышы башлана.
- 30 апрель — Женевада (Швейцария) БМО-ның кеше хокуклары буенча югары комиссары идарәсенең Дәлилсез кулга алулар буенча эшче төркеменең 63нче утырышы башлана.
- 30 апрель — Женевада (Швейцария) БМО-ның кеше хокуклары буенча югары комиссары идарәсенең Икътисади, иҗтимаги һәм мәдәни хокуклар буенча комитетының 48-нче утырышы башлана.
- 20 июнь — Рио-де-Җанейрода (Бразилия) БМО-ның тотрыклы үсеш буенча конференциясе
Remove ads
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads









