Ихтималлык

From Wikipedia, the free encyclopedia

Ихтималлык
Remove ads

Ихтималлык — берәр вакыйганың чынлыкка ашуы мөмкинлегенең үлчәме (дәрәҗәсе). Берәр вакыйганың чынлыкка ашу нигезе капма-каршы нигезләрдән артып китсә, бу вакыйга ихтимал ителгән дип атала, киресенчә булганда - шикле вакыйга дип исәпләнә. Уңай нигезләрнең тискәре нигезләргә карата бәйләнеше төрле була алганга күрә ихтималлык үлчәме шулай ук зуррак һәм кечерәк була ала.

Thumb
Гади үрнәк: шакмакта «5» санының чыгу ихтималы тигез. Шакмактагы барлык калган саннар өчен бу ихтимал берүк.

Ихтималлыкны өйрәнүче математика тармагы ихтималлык теориясе дип атала[1]. Ихтималлык теориясендә һәм математик статистикада ихтималлык төшенчәсе вакыйганың сан тасвирламасы буларак билгеләнә. Башкача әйткәндә, вакыйгалар күплегенең 0-дән 1-гә кадәр зурлыктагы үлчәме булып тора. 1 зурлыгы хакыйкый вакыйгага туры килә. Мөмкин булмаган вакыйганың ихтималы 0-гә тигез. Әгәр дә вакыйганың чынлыкка ашу ихтималы булса, аның чынлыкка ашмау ихтималы була. Мәсәлән, ихтималы берәр вакыйганың чынлыкка ашу ихтималының аның чынлыкка ашмау ихтималына тигезлеген аңлата.

Remove ads

Искәрмәләр

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads