Математика
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Риязыят[3] яки Математика (tat. lat. Riyaziyät(үле сылтама), гарәп. الرياضيات, юнан. μάθημα — белем, фән) — безне чолгап алган дөньяның санлы төзелеше турында фән, аны һәм шул өлкәдәге барлык процессларны белдергән термин. Аерым фән булып Борынгы Грециядә барлыкка килә.
Кыска фактлар Кыскача исем, Өйрәнелгән тармак ...
Математика | |
бор. грек. μᾰθημᾰτικά | |
![]() | |
Кыскача исем | maths |
---|---|
Өйрәнелгән тармак | математик объект[d][1] |
Һәштәге | math, mathematics һәм maths |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Математика[d] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 2 098 483 һәм 100 727 |
WordLift сылтамасы | data.thenextweb.com/tnw/entity/mathematics[2] |
Stack Exchange'да | math.stackexchange.com |
Берләшмәләре | исемлекне карагыз[d] |
Математика Викиҗыентыкта |
Ябу
Риязыят – саннар, структуралар, аравыклар һәм әверелдерүләрне өйрәнгән фән. Тәүге чорда математика исәп, исәпләү, үлчәү өчен, шулай ук дедуктив фикерләү һәм абстракциялар ярдәмендә физик объектларның шәкелләрен һәм хәрәкәтләрен өйрәнү өчен кулланылган.

Математика формаль аралашу теле тәкъдим итә, ул математика белеменең асылын уңышлы аңлату өчен файдалана. Шуңа күрә математика — табигать фәннәрен өйрәнү, проектлау һәм икътисад өчен мөһим һәм кирәкле чара булып тора.
Remove ads
Билгеләмә
Математиканың төгәл генә билгеләмәсе юк, төрле танылган математиклар үзләренчә математиканың асылын аңлатучы билгеләмәләр бирергә тырышканнар. Бу билгеләмләр шәхес яшәгән чорга, шөгыльләнгән өлкәгә һәм шәхеснең күзаллавына карап бер-берсеннән шактый аерылар.
Этимологиясе
«Математика» сүзе борынгы юнан μάθημα сүзеннән чыккан, бу «өйрәнү», «гыйлем» дигәнне аңлата, һәм μαθηματικός, башта «аңлап баручы», «өлгерүче»[4], соңрак «өйрәнергә тиешле», тагы да бераз вакыттан «математикага караган». Мәсәлән, μαθηματικὴ τέχνη, латин телендә ars mathematica — «математика сәнгате». Хәзерге мәгънәдә бу истилах. μᾰθημᾰτικά (математика) сүзе Аристотель (безнең эрага кадщр IV гасыр) хезмәтләрендә үк очрый. Фасмер фикеренчә, рус теленә matematyka, яки mathematica аша килә[5].
Рус телендә «математика» ягъни «маѳематика» XVII гасырдан башлап, мәсәлән, Николай Спафарийның «Книга избранной вкратце о девяти мусах и о седмих свободных художествах» (1672 ел) китабында очрый[6].
Remove ads
Математиканың бүлекләре
- Шулай ук карагыз: Төркем:Математика бүлекләре.
Укытуны системалаштыру өчен, гадәттә, математиканы мәктәпләрдә өйрәтелә торган элементар һәм вузларның математик булмаган белгечлекләренә укытыла торган югары математика бүлекләренә аералар. Бу бүлекләр үз эчләренә мәктәпләрдә укытыла торган арифметикаябыВ, элементар әлҗәбер, элементар геометрия, югары уку йортларында укытыла торган математик анализ, алгебра, топология кебек дисциплиналарны үз эчләренә ала.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Подробнее Исем, нәрсәнең ассыйныфы ...
Ябу
Remove ads
Танылган галимнәр
- Шулай ук карагыз: Төркем:Математиклар, en:Category:Mathematicians һәм ru:Категория:Математики.
Премияләр
Аерым төшенчәләре
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Подробнее Исем, нәрсәнең ассыйныфы ...
Ябу
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
Remove ads