Йоматау БАССР 15-еллыгы санаторие

From Wikipedia, the free encyclopedia

Йоматау БАССР 15-еллыгы санаторие
Remove ads

Йоматау БАССР 15-еллыгы санаторие(баш. БАССР-ҙың 15 йыллығы исемендәге "Йоматау" шифаханаһы[4]) — Башкортстанның Уфа районында урнашкан авыл. 2009 елның 1 гыйнварына биредә 587 кешенең яшәве мәгълүм.[5]

Кыска фактлар Рәсми исем, Дәүләт ...

Remove ads

Географик урыны

Санаторий Башкортстанның башкаласы Өфедән 25 км ераклыкта урнашкан. Авылдан 5 км ераклыкта тимер юл үтә, станциясе "Йоматау" дип атала. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы янында Дим елгасы ярында урнашкан[6].

Климаты

Гыйнвар уртача-континенталь һәм кыш салкын (уртача - 19оС), җәй җылы (24оС).

Явым-төшем елына 450 мм [7].

Демография

Халык саны
2002[3]2009[3]2010[2]
585587532

Йоматау санаторие

Йоматау санаторие 1934 елда ачылган, ул республикадагы тәүге санаторийләрнең берсе.БАССРның 15 еллыгы исемен йөртә.

Санаторийнең ачылуына төбәкнең табигате дә, данлыклы кымызы да булышлык иткән, чөнки тап бу якларга атаклы рус язучылары Лев Толстой белән Антон Чехов дәваланырга, сәламәтлеген ныгытырга килеп йөргән. Санаторийдә кымыз белән дәвалау төп урынны тота.

Санаторийнең абруе зур: аның кимәлен төрле конкурсларда катнашып яулаган алтын медальләр дә күрсәтә [8] .

1993 елда биредә су да ачылган. Бу суда бераз минераллар бар, сульфатлы магний-кальцийлы, Казан сулары тибына керә. Суда кальций белән магний күп, аннары «Йоматау» суы микроэлементларга, тимер, бром, ортобор кислотасына һәм башка органик матдәләргә бай.

Санаторий кан әйләнеше, ашкайнату, сулыш (туберкулез этиологиясе), нерв органнары авыруларын дәвалау өчен исәпләнгән [6]

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads