Уфа

Русиядәге шәһәр, Башкортстан республикасының башкаласы һәм бер вакытта Уфа районының дә үзәге From Wikipedia, the free encyclopedia

Уфа
Remove ads

Уфа́ (яки Өфе́[7][8], баш. Өфө, рус. Уфа, чирм. Ӱпӧ, чуаш. Ĕпхӳ) — Башкортстан Җөмһүриятенең башкаласы һәм бер вакытта Уфа районының дә үзәге (составына керми). Караидел белән Дим елгаларның Агыйдел елгасына кушыла торган урынында урнашкан.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

2010 елдагы Бөтен Россия Исәпләүнең алдан санавы буенча, халык саны 1 062 300 кеше. 2018 елда1 180 000 кеше. 2024 елның 1 гыйнварына ― 1 186 715 кеше[9].

Мәйдан — 707,93 км².

17191775 елларда Уфа провинциясе үзәге; 17811796 елларда Уфа наместниклыгы үзәге; 17821922 елларда бер вакытта Уфа өязенең дә үзәге; 18651919 елларда Уфа губернасы үзәге; 19221990 елларда Башкорт АССР-ының, 1990 елдан Башкортстанның башкаласы, 1930 елдан бер вакытта Уфа районының дә үзәге (составына керми). 2006 елдан административ реформа буенча берничә торак пункты белән бергә Уфа шәһәре округы составына керә.

Россиянен эре мәдәни, фән һәм икътисад үзәге. Халык саны буенча Аурупада 31-нче урында тора.

2020 елның 2 июленнән«Хезмәт даны шәһәре»[10].

Мәгафүр Хисмәтуллин "Уфа каласы".
Remove ads

География

Уфа шәһәре Агыйдел елгасының сул ягында, аңа Караидел һәм Дим елгалары кушылган төшендә урнашкан. Көнбатыштан көнчыгышка озынлыгы — 28 километр, төньяктан көньякка озынлыгы — 53 километр.[11]

Подробнее Уфадан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) ...

Климат

Подробнее Уфа климаты, Күрсәткеч ...

Сәгать поясы

Уфа халыкара стандарт буенча Yekaterinburg Time Zone (YEKT) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +6:00 гә тигез.

Remove ads

Тарих

Шулай ук карагыз: Уфа II шәһәрчеге

Thumb
Уфаның күренеше, 1910

Казан ханлыгы заманында Уфа ярымутравында, Торатау исемле урында нугайларның ныгытмасы була. Әлеге ныгытма тирәләре нугайларның кышлау урыны була.

1574 елның яз башында Агыйдел елгасы белән Каридел елгасы кушылган биек ярымутрауда Уфа шәһәренең нигез салына. Ул тулысынча хәзерге Дуслык монументы урнашылган Беренче май мәйданына туры килә. Аның майданы 1,2 гектар, стенасының озынлыгы 440 метр чамасы булган.

1586 елдан башлап Уфа шәһәре дип атала башлый. Шул ук елда Уфага укчылар отряды башында шәһәрнең беренче воеводасы Михаил Нагой килә. Михаил Нагой Явыз Иван хатыны, Кабарда кенәзе Темрюкның кызы Мариянең дусты була.

1708 елданКазан губернасы составында, 1728 елдан — Уфа провинциясе үзәге, 1744 елдан — Ырынбур губернасына беркетелгән, 1781 елданУфа калгайлыгының үзәге, 1796 елдан — яңадан Ырынбур губернасы составында, 1802 елдан — гражданнар губернаторы резиденциясы һәм губерна учреждениелары булган губерна каласы, 1865 елданУфа губернасы үзәге, 1922 елданБашкортстанның баш каласы.

1918 елның 5 июлендә, Ватандашлар сугышы барышында, Уфа большевикларга каршы баш күтәргән чехословак корпусы өлешләре тарафыннан яуланган. Шәһәр Оештыручылар җыелышының әгъзалары комитетте контроленә күчте. Шул ук елның 823 сентябрендә биредә Уфа дәүләт киңәшмәсе (большевикларга каршы хөкүмәтләрнең, фиркаләрнең, казак гаскәрләренең һәм җирле үзидарәләр форумы) үткәрелгән. 23 сентябрьдә биредә Вакытлы бөтенроссия хөкүмәте (шулай ук «Уфа директориясе» исеме астында таныш) игълан ителә. Ул шәһәрдә 9 октябренә кадәр урнашкан, шуннан соң Омскига күчте. Декабрь аенда шәһәргә Кызыл Гаскәре өлешләре керәләр. 1919 елның 13 мартында шәһәр Колчак гаскәре тарафыннан алына, әмма 9 июнендә үк Кызыл Гаскәре аны кире ала.

ХХ гасырның 20-30-нчы елларда шәһәр зур үсешне кичерә, тулаем сәнәгый продукциясе 16 тапкырга арткан. Сугышкача елларда Уфа сәнәгый комбинаты, Уфа моторлар төзү заводы, ТЭЦ, һәм нефть эшкәртү заводлары сафка басканнар.

Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәргә дистәләрчә сәнәгый ширкәт, дәүләт оешма, кайбер фәнни-тикшеренү институтлар, Коминтерн хезмәткәрләре, Украина язучылары эвакуацияләнгәннәр.

1944 елда Уфаның Сталин районы шәһәр составыннан чыгарылган һәм Черниковск шәһәренә үзгәртеп корылган. 1956 елда ул яңадан Уфа составына кергән.

1974 елда шәһәр Октябрь Инкыйлабы ордены белән бүләкләнде.

Remove ads

Уфаның 450 еллыгы

Шәһәр районнары

Уфа — берничә аерым массивтан торган, 7 районлы мәдәни-сәяси-иҗтимагый үзәк. Калинин, Дим, Киров, Ленин, Октябрь, Орджоникидзе, Совет районнарында йөзләрчә милләт вәкилләре яши. Шулар арасында Октябрь районы — иң яше, ул 1977 елның 3 мартында «туган».

Халык

1811[14]1840[14]1856[14]1863[14]1897[15]1913[14]1926[14]1931[14]1939[14]1959[16]1970[17]1979[18]1989[19]2002[20]20102024[21]
~9 200~16 500~12 900~16 50049 275~78 000~97 700~123 400~250 000546 878770 905969 2891 082 0521 042 4371 062 3001 181 000

Милли состав (2002): руслар — 48,9%, татарлар — 28,3%, башкортлар — 17,1%, украиннар — 1,2%, чуашлар — 1,0%.[22]

Подробнее Халык саны ...
250 000
500 000
750 000
1 000 000
1 250 000
1 500 000
1811
1879
1916
1939
1967
1982
1998
2004
2009
2014
Remove ads

Югары уку йортлары

Уфа шәһәренең уку йортлары 169 юнәлештә белгечләр әзерли. Әйдәүче югары уку йортлары:

республикада фәнни-педагогик кадрлар әзерләүче төп үзәкләр булып исәпләнәләр.

Театрлар

Икътисад

Уфада Русянең эре нефть эшкәртеү һәм химия заводлары урнашкан. Улар арасынды: Яңа-Уфа нефть эшкәртеү заводы, Уфа нефть эшкәртеү заводы, Уфаоргсинтез, Уфанефтехим.

Транспорт

Автомобиль транспорты

Шәһәр аша М7 «Идел» «Идел» (МәскәүВладимирТүбән НовгородЧабаксарКазан — Уфа), М5 «Урал» «Урал» (МәскәүРязаньПензаСамар — Уфа — Чиләбе), Р314 (Уфа — СтәрлетамакЫрынбур) автоюллар баралар.

Тимер юл транспорты

Моны да карагыз: Уфа тимер юл вокзалы

Тимер юл Уфага 1886 елда килә.

Уфада Куйбышев тимер юлының Башкорт бүлекчәсе идарәсе урнаша.

Уфада туган танылган шәхесләр

Язучылар, мәгърифәтчеләр

Сәясәтчеләр, хәрбиләр, дәүләт эшлеклеләре, җитәкчеләр

Балет артистлары

Җырчылар, музыкантлар

Рәссамнар, режиссерлар, актерлар

Галимнәр, медиклар

  • Рөстәм Ахунов (1978), икътисад фәннәре докторы, БР ФА әгъза-корреспонденты. VI чакырылыш БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты.
  • Гүзәл Булгакова (1952), физика-математика фәннәре докторы (2000), профессор (2005).
  • Рөстәм Гаделшин (1955—2016), физика-математика фәннәре докторы (1994), профессор (1999). БР атказанган фән эшлеклесе (2006).
  • Камил Галимов (1962) — табиб, медицина фәннәре кандидаты.
  • Дамир Еникиев (939), медицина фәннәре докторы (1988), профессор (1989). Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе (1993).
  • Рөстәм Кәбиров (1948), биология фәннәре докторы (1991), профессор (1992).
  • Флорида Кудашева (1940—2016), химия фәннәре докторы, профессор (1994). БР атказанган фән эшлеклесе (2001).
  • Геннадий Краузе (1914—1980), инженер-механик, Сталин премиясе лауреаты (1951), Бөтенсоюз металлургия машина төзү фәнни-тикшеренү институтының Колпино бүлеге директоры (1960-1980).
  • Айрат Мәмлиев (1940), галим-физик, физика‑математика фәннәре докторы (2004).
  • Юрий Муринов (1942), химия фәннәре докторы (1982), профессор (1986). РФ дәүләт премиясе лауреаты (1992), БАССР атказанган фән эшлеклесе (1985).
  • Ринат Садыйков (1957-2008)Россиянең атказанган тренеры (хәрби самбо), техник фәннәр докторы, профессор.
  • Шамил Хәниф улы Солтанов (1974), техник фәннәр докторы.
Remove ads

Галерея

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads