Каенлык (Актаныш районы)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

КаенлыкТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Кыска фактлар Каенлык, Дәүләт ...

Халык саны — 16 тирәсендә. Почта индексы — 423763.

Remove ads

Тарих

Каенлык авылын, урманда агачларны кисеп, йортлар салып утырган авыл, диләр. Бар ягыннан да каен урманы белән уратып алынганга, Каенлык атамасын алган ул. 1928 елда бирегә беренчеләрдән булып Иске Богады авылыннан Муллагали Закиров, Шәмсемөхәммәт Закировлар килеп урнаша. Кимендә 25 хуҗалык була. Халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1932 елда "Каенлык" колхозы оеша. Авыл халкы бердәм диярлек колхозга керә. Беренче рәисе итеп Шәрип Әхмәтшәехов сайлана. Әмма, аны кулак малае дип, төрмәгә утырталар. Аны Богадыдан Әхмәтҗан Янов алмаштыра. Соңрак, авылны Сталин исемендәге колхозга берләштергәнче, "Каенлык"та рәис булып Гыйлаҗетдин Фәрхетдинов эшли. Оста оештыручы иде дип искә алалар аны. Колхоз да алдынгылар рәтенә чыга. Авылда шундый әйтем дә йөргән: "Ашлык уңса - Гыйлаҗдан, уңмаса - Ходайдан..." Галиәхмәт абзый киңәшләре дә ярап куя, ул һәрвакыт үтемле сүзләре, тәкъдимнәре белән булышып торган. Колхоз оешуының беренче елларында ук иегенчелек буенча зур уңышларга ирешәләр. Ул елларда бригадир булып Хәбибҗан Шәрипов эшли. Алдынгы колхозчылар: Шаһгали Мәзнәвиев, Гафифә Фәсхетдинова, Гыйльмеҗиһан Фәрхетдиноваларны да авылдашлары бик зур хөрмәт белән искә ала.

Remove ads

Халык

Каенлыкның озын гомерле кешеләре

Шаһгали Мәзнәвиев

Фатыйма Муллагалиева

Күп балалы әниләр

Мәдәния Галиәхмәтова, Нәсимә Латыйпова, Рәкыя Муллаярова, Миңнеямал Закирова, Хөмәйрә Гыйлаҗетдинова, Миңнеямал Муллагалиева, Гөлнәфидә Төхбәтуллина һ.б

Демография

Халык саны
1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
195 169 116 121 72 26 22 16

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат

Подробнее Гый, Фев ...

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[3]

Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads