Каенлык (Комсомол районы)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Каенлык (рус. Кайнлык) – Чуашстанның Комсомол районындагы татар авылы. Ул район үзәгеннән 12 км ераклыкта урнашкан. Авылда 78 йортта 296 кеше яши.

Кыска фактлар Каенлык, Дәүләт ...

Халык саны — 296 кеше булып, барысын да татарлар тәшкил итә[3].

Remove ads

Тарих

Авыл 23 августта 1929 елда төзелә башлаган[4]. Монда беренчеләрдән булып «Алим бабай» Урмай авылыннан күчеп килгән. Аның белән бергә тагын берничә гаилә килеп йорт салганнар. Шулай итеп Каенлык авылы туган. Авылдагы кизләүне дә Алим бабай тапкан. Бүгенге көндә дә авыл халкы һәр көн шушы чишмәгә су алырга йөриләр. Алар чебен-черкидән куркып авыл тирәсенә каен утыртабыз диеп уйлаганнар. Бүгенге көндә дә авыл каен агачына бик бай булмаса да, Каенлык исемен тота.

Remove ads

Табигать

Авыл бик матур урында урнашкан, тирә-якта ерак түгел күрше авыллары бар.

Починок-Быбыть белән ике арада "Чыбыклык” күле тора. Тагын бер күл, элек аны әбиләр "Фазыл” күле дигәннәр, ул авылдан бераз ерак, көнбатыш ягында. Үз вакытында бик матур, иң тирән күл булган. Кызганычка каршы, ул хәзер кипкән, анда булган балыклар да үлеп беткәннәр.

Иске Сендер белән "Сендер” тавы аралаштыра.

Җәмгыяви өлкә

Һәр өйдә газ, телефон кергән, суы кергән, суы чыккан. Кечкенә генә булса да авылда ике кибет, клуб бинасы, башлангыч мәктәп, мәчете бар.

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads