Казакъча Википедия
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Казакъча Википедия (каз. Қазақша Уикипедия) — Википедиянең казакъ телле бүлеге. 2002 елның 3 июнендә ачыла.
Казакъча Википедиядә мәкаләләр кирил, латин һәм гарәп графикаларында күрсәтелә. Бу махсус скрипт ярдәмендә эшләнә.
2011 елның язына кадәр Казакъча Википедия әкерен үсештә барган. Казакъстан хөкүмәте ярдәме белән исә шул ук елның апрелендә күпләп мәкалә өстәлә башлый. 2011 елның 16 июнендә Алма-Атада «Викимедия Казакъстан» фондын оештыруга багышланган конференция уза[1]. Анда Казакъстанның 20 еллыгына 200 мең мәкалә туплау максаты куелды[2].
Википедиядә Казакъ Энциклопедиясеннән мәкаләләр куллану рөхсәт ителгән[3].
Remove ads
Статистика
Хәзерге вакытка казакъча Википедиясендә 240 079 мәкалә бар.
- 2011 ел 14 август — 70 000 мәкалә.
- 2011 ел 20 июль — 60 000 мәкалә.
- 2011 ел 9 июль — 50 000 мәкалә.
- 2011 ел 29 июнь — 40 000 мәкалә.
- 2011 ел 18 июнь — 30 000 мәкалә.
- 2011 ел 16 апрель — 20 000 мәкалә.
- 2011 ел 9 апрель — 16 415 мәкалә.
- 2011 ел 8 апрель — 13 424 мәкалә.
- 2011 ел 6 апрель — 9 024 мәкалә.
- 2011 ел 2 февраль — 7 106 мәкалә.
- 2010 ел 17 гыйнвар — 7 000 макалә.
- 2010 ел 9 сентябрь — 6 468 мәкалә.
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads