Казань (журнал)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
«Казань» (тат. Казан) — 1993 елдан Казанда рус телендә нәшер ителүче киң профильле (иҗтимагый-сәяси, тарихи-публицистик, әдәби-нәфис) айлык басма (журнал). Чыга башлаганда татар һәм рус телләрендә ике аерым журнал («Казан», «Казань») булып чыга.
Гамәлгә куючы — «Татмедиа» АҖ.
Нәшер итүче — «Татмедиа» АҖ.
Баш мөхәррире:
1993—2020 — Юрий Балашов, Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты.
2020 елдан — Альбина Әпсәләмова[1]
Җаваплы сәркатип — Светлана Жеймова.
Баш рәссам — Григорий Эйдинов, РФ атказанган рәссамы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, доцент.
Remove ads
Тарих
1993 елда журналны Татарстанның Югары шурасы һәм редакциянең хезмәт коллективы гамәлгә куя. Баш мөхәррир итеп «Агитатор сүзе» (рус. Слово агитатора) һәм «Манзара» (рус. Панорама) журналларының баш мөхәррире булып эшләгән Юрий Анатолий улы Балашов (1951 елда туган) билгеләнә[2].
Беренче сан Татарстан Югары шурасы (1998 елдан Татарстан Дәүләт шурасы) рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлау сүзе белән ачыла. Шулай ук Татарстан Югары шурасы рәисе урынбасары Александр Лозовой белән интервью да урнаштырыла[3].
1993 елда чыга башлаганда татар һәм рус телләрендә ике аерым журнал («Казан», «Казань») нәшер ителә. 1998 елның гыйнварыннан журнал редакциясе матди кыенлыклар кичерү сәбәпле, татар телендәге басма «вакытлыча» чыгудан туктый, шуннан бирле журнал рус телендә генә нәшер ителә. «Казан» сүзе журнал тышлыгында һәм ММЧ сайты (http://kazan-journal.ru) исемендә генә сакланып калган.
Авторларга гонорар түләнми.
Remove ads
Рубрикалар
Казан һәм казанлылар | Сәнгатьтә кеше | Вакыт машинасы | Ачылган җирләр | Спорт | Уку залы | Афиша | Авторлар колонкасы |

Моны да карагыз
- «Казан», журнал.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads