Казимеж Островский

From Wikipedia, the free encyclopedia

Казимеж Островский
Remove ads

Казимеж Островский, Казимеж «Качу» Островский (пол. Kazimierz "Kachu" Ostrowski; 1917 елның 14 феврале, Берлин 1999 елның 12 июле, Гдыня) — Польша рәссамы һәм педагогы, профессор (1981).

Кыска фактлар Туу датасы:, Туу җире: ...
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1920 елдан Познаньда, 1934 елдан Гдыняда яшәгән. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Штуттхоф концлагерендә тоткын булган.

1946 елда Сопот дәүләт югары пластик сәнгать мәктәбенә укырга кергән. 1952 елда аны тәмамлаган. Профессорлар Артур Нахт-Самборский һәм Яцек Жулавскийның шәкерте.

1949 елда Франция хөкүмәте стипендиясе алган. Парижда Фернан Леже остаханәсендә укыган.

1950 елда Польшага кайткан.

1964—1987 елларда Гданьск шәһәренең Дәүләт югары нәфис сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате укыткан. 1981 елдан гадәттән тыш профессор. 1981—1984 елларда — рәсем сәнгате һәм графика факультеты деканы.

Илдә һәм чит илләрдә 60тан артык шәхси һәм коллектив күргәзмәләрдә катнашкан.

Remove ads

Истәлек

  • Гдыняда рәссам яшәгән йортта 2006 елда бронза мемориаль такта урнаштырылган.
  • 2002 елда Гданьскида Казимеж Островский исемендәге премия булдырылган.

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads