Калмак сөйләше

From Wikipedia, the free encyclopedia

Калмак сөйләше
Remove ads

Калмак сөйләше — татар теленең том диалектына карган бер сөйләш.[1] Калмак татарлары арасында таралаган.

Кыска фактлар Үзисем:, Илләр: ...
Thumb

Таралышы

Калмаклар, Кемерово өлкәсендә яшәүче төрки халык — телеутлар белән бер тамырдан булып, хайван асраучылык һәм аучылык белән шөгыльләнгәннәр һәм күченеп йөргәннәр. Соңыннан шушы тирәләрдә төпләнеп калганнар.

Сөйләш Юрга шәһәре янындагы Кышлау һәм Искедим авылларында, Томск өлкәсенә якынрак урнашкан Юргадан төньяк-көнчыгышка таба урнашкан Тумаел (Юрты-Константиновы) авылында яшиләр. Шалай, Черби авылларында калмаклар чукынып руслашып бетә диярлек, бер өлеше керәшен булып кала.

Remove ads

Үзенчәлекләре

Том һәм Кемерово өлкәләрендәге җирле себер сөйләшенә казан татарлары сөйләшенең йогынтысы зур булган. Моны алар элегрәк мәктәпләрдә татарча уку һәм бер үк авылда берләшеп, аралашып яшәү нәтиҗәсе дип аңлаталар. Мәсәлән, XIX гасырда Кышлау авылына Идел буе татарлары һәм Урта Азия төркиләре килеп утыра. Җирле калмаклар һәм аларның сөйләше ассимиляцияләнә, татар сөйләшләре белән якыная. Кышлау авылында ярты авыл — калмак, ярты авыл — мишәр. Калмак очы, мишәр очы, дип әйтәләр. Якында гына Сарсаз авылы да идел буе татарларыныкы.

1930—1950 елларда биредәге мәктәпләрдә татарча укыганнар. Татар мәктәпләре ябылу сәбәпле хәзерге авыллар урыслашып бара. Яшьләр рус телендә генә сөйләшәләр. 1990 еллардан авылларда татар теле факультатив дәрес буларак кына укытыла башлаган.

Калмак сөйләше бигрәк тә фонетик яктан кызыклы һәм үзенчәлекле. Биредә алтай теле йогынтысында иренләшү гармониясе көчле: болодогон — була торган, сөзмөкөр — сүзмәкәр, сүзчән; өзүм — үзем, көстүгүм — күзлегем, мончо — мунча, үкмөк — икмәк һ.б. Морфологик үзенчәлекләрдән I һәм II зат күплек сандагы киләчәк заман формалары: без аларык — без алырбыз, сез барсаңар — сез барсагыз; хәзерге заманда: нәк мәа кыйгыртырсын — ник миңа кычкырасың; кабатлаулы үткән заман: сөйләшеп утырткан идек — сөйләшеп утыра идек һ.б.

Лексикада җирле сөйләш өчен хас булган сүзләр: инау — әни, адау — әти, әкәү — абый, абау — ана, мамау — әби, бабау — бабай, күкәм — үзеңнән кече туганыңа эндәшү, бога — үгез, майган — үрдәк, пияз — суган, кызылча — чөгендер, мәркүп — кишер, тогом — йомырка, түбө — түшәм, сирәңкә — шырпы, күш — ит, сонма — киле, тырып — торма, сырга — алка, чалқай — кычыткан, карағат — карлыган, мишкә — гөмбә, дүләнә — камыр җиләге, гөреч — дөге, қозоқ — кедр чикләвеге, самза — урама, сөртмәч — юка, күзикмәк, төштөк — түшәк, әйкүл — хәситә, сак — пальто, артсалма — җиңсез камзул, кәбәч — түбәтәй, тағайа — бүрек, мөйеш — почмак һ.б.

Сөйләш өчен характерлы үзенчәлекләренең берсе — сузыкларның гомумтөрки системасы, нигездә, сакланып килүе тора. Мәсәлән, әдәби телдәге киң әйтелешле ә авазы урынына сөйләштә аның таррак әйтелешле, әдәби ә һәм и авазлары арасында торган варианты кулланыла.

Күпчелек себер сөйләшләреннән аермалы буларак, калмак сөйләше ч-лаштыручы сөйләш булып тора, ч авазы шартлау элементы булган кушык аваз булып әйтелә (тчилэк — чиләк). Калмак сөйләшендә яңгырау тартыкларның кулланылышы, башка себер диалектларыннан аермалы буларак, нигездә, әдәби телдәгечә (бәйрим — бәйрәм).

Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads