Кампала

From Wikipedia, the free encyclopedia

Кампалаmap
Remove ads

Кампала (инг. һәм суахили KampalaKampala) — Уганданың башкаласы, Виктория күленең төньяк яр буе янында урнашкан. Үзәк өлкәнең һәм Кампала округының административ үзәге.

Кыска фактлар Кампала, Демоним ...

 

Remove ads

Тарихы

Кала 1890 елда британ колонисы Ф. Лугард тарафыннан Кампала таулыгына форпост буларак нигезләнә. Атамасы импала (антилопа төре) сүзеннән барлыкка килгән.

2010 елның 11 июлендә шәһәрдә зур террористик акт булган. 76 кеше һәлак булган.

Кампала климаты субэкваториаль, диңгез күләме өстендәге биеклеге бик зур булуы белән йомшара.

Икътисады

Кампала — тимер һәм шоссе юллары төене. Халыкара аэропорт Кампаладан 35 км ераклыкта Энтеббе шәһәрендә урнашкан. Шәһәрдә азык-төлек, химия, фармацевтика, күн-аяк киеме, тукыма, металл һәм агач эшкәртү сәнәгате тармаклары үскән.

Мәдәнияте

Илнең төп сәяси, мәдәни, сәүдә һәм финанс үзәге. Шәһәр биләмәсендә Милли университет, Уганда музее (шул исәптән уникаль музыка кораллары коллекциясе), Археологик тикшеренүләр үзәге, Милли театр, Нельсон Мандела исемендәге милли стадион, нәфис сәнгать мәктәбе, сәнгать галереясы, Изге Павел соборы урнашкан.

Угандада иң зур мәчет — «Каддафи» мәчете урнашкан, ул Мөәмәр Каддафи исемен йөртә.

Галереясы

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads