Касыйм Шамил
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Касыйм Шамил, Касыйм Шамил улы Шамилов (1892-1981) — татар театрына нигез салучыларның берсе. Әстерхан театрының (1933 елга кадәр), Казан татар яшьләр театрының (1933-1934) баш режиссеры. Татарстан АССР халык артисты (1940).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле

1892 елның 30 августында (11 сентябрьдә) Әлмәт авылында туган.
Хезмәт юлы
1909 елда «Сәйяр» труппасында эшли башлый. 1913 елда «Нур» труппасына күчә. Ватандашлар сугышы елларында фронт бригадаларында һәм Казанның «Аң» труппасында эшли.
1920 еллар башыннан «Бишбалта», «Елга аръягы», Татар яшьләре театрында артист һәм режиссер була. Татар театр техникумында укыта. Мамадышта «Сабанчы» труппасын җитәкли, Уфада, аннары Казанда Татар академия театрында эшли. 1920 еллар ахырыннан 1933 елга кадәр Әстерхан татар театрының баш режиссеры, 1933-1934 елларда Казан татар яшьләр театрынынң баш режиссеры. 1934 елдан Камал театрында[1] .
Remove ads
Иҗаты
К. Шамил төрле образлар, бигрәк тә тискәре образлар, иҗат итә. Тышкы кыяфәткә, хәрәкәтләргә игътибар биреп, төрле вак детальләр аша рольнең эчке халәтен оста ачып бирүче актер.
Уйнаган рольләре
- Сираҗетдин — «Банкрот» Г. Камал
- Динмөхәммәт — «Яшә Зөбәйдә, яшим мин» С. Рәмиев
- Кулигин — «Яшенле яңгыр» (Гроза) А. Островский
- Перчихин — «Мещаннар» (Мещане) М. Горький
- Лука — «Тормыш төбендә» (На дне) М. Горький
- Полоний — «Гамлет» У. Шекспир
- Шамакай — «Король Лир» У. Шекспир
- Маркиз — «Мирандолина» Клод Гольдони
- Бартоло — «Фигароның өйләнүе» Пьер Бомарше
- Әхтәри — «Ташкыннар» Таҗи Гыйззәт
- Таймасов — «Таймасовлар» Таҗи Гыйззәт
- Суфый — «Шәмсекамәр» М. Әблиев
- Дәрвиш — «Хуҗа Насретдин» Н. Исәнбәт
- Мөхәммәтхан — «Мулланур Вахитов» Н. Исәнбәт
- Пастор — «Салют, Испания!» А. Афиногенов
- Хаҗи — «Миңлекамал» М. Әмир
- Шәйхулла — «Тормыш җыры» М. Әмир
- Рәхимҗан — «Якты юл» Р. Ишморат
- Конюков — «Көннәр һәм төннәр» (Дни и ночи) К. Симонов
- Земляника — «Ревизор» Н. Гоголь
- Җиһанша — «Әбли авылы» Ф. Хөсни
Матбугатта чыккан хезмәтләре
Шамил К. Тукай һәм татар театры. «Габдулла Тукай», 1948, 103 б.[2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
1940 Татарстан АССР халык артисты.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads