Пьер Бомарше

From Wikipedia, the free encyclopedia

Пьер Бомарше
Remove ads

Пьер-Огюстен Карон де Бомарше (фр. Pierre-Augustin Caron de Beaumarchais; 24 гыйнвар 1732, Париж — 18 май 1799) — мәшһүр француз драматургы. Беренче пьесаларында («Евгения» (1767), «Ике дус» (1770)) иҗтимагый тигезсезлек тасвирланыла. «Хатирәләр» памфлетында (1773—74) Бомаршеның демократик карашлары үз гәүдәләнешен тапкан. «Севилья чәчтарашы» (1775), «Фигароның өйләнүе» (1784) пьесалары Бомаршега дөньякүләм мәшһүрлек китергән.

Кыска фактлар Пьер Бомарше, Туу датасы: ...

«Фигароның өйләнүе»ндә язучы гади халык вәкиле — Фигароның эрудициясен олылап, асылзадә Альмавиваның наданлыгыннан көлә. Бомарше кәмитләре дөнья театр сәхнәләрендә үзенә лаек урын алган.

Remove ads
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads