Каталония бәйсезлеге турында референдум (2017)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Каталония бәйсезлеге турында референдум – 2017 елның 1 октябрендә Каталониянең Испаниядән бәйсезлек алуы максатында уздырыла.

Remove ads
Тарих


Каталония — Испаниянең төньяк-көнчыгышындагы киң мохтарияткә ия өлкә. Каталониялеләрнең Испания кыйраллыгыннан чыгу өчен көрәше берничә гасырлык тарихка ия. Каталония бәйсезлеген 1714 елда Испания мирасын бүлгәләү сугышыннан соң югалта. Төбәкнең мохтарият статусын торгызу диктатор Ф. Франко вафатыннан соң, ягъни 1979 елда гына мөмкин була.
«автоном өлкә» статусы каталонлыларны канәгатьләндерми, чөнки Испаниянең барлык халкының 16 % ын тәшкил иткән Каталония илнең гомуми казнасының чирек өлешен тулыландыра, илнең милли бюджетына, кире алганга караганда, 16 млрд еврога артыграк түли. «Мадрид безне талый!» шигаре илдән аерылып чыгу хәрәкәтенең төп нигезен тәшкил итә. Шуның белән бергә Каталониядә җитештерелгән тауарларның 90 %ы Испаниянең эчке базарында кулланылышка керә. Каталон теле испан теленнән нык кына аерыла.
Remove ads
Референдумга әзерлек
2014 елда Артур Масның төбәк хөкүмәте игълан иткән референдумны Испаниянең үзәк хакимияте тыйгач, 9 ноябрьдә халыктан бәйсезлеккә мөнәсәбәте турында рәсми булмаган сораштыру гына уздырыла.
2017 елның 7 сентябрендә Каталония парламенты 71 уңай тавыш (10 каршы тавыш) белән «референдумда җиңгән очракта, Каталониянең алдагы иҗтимагый-сәяси тормышын көйләүче» 89 маддәдән торган канун кабул итә. Испаниянең конституция суды төбәк парламенты кабул иткән документларны «канунсыз» дип таба.
Remove ads
Каталония фикере
Каталониянең Женералитеты, каталон парламенты, төбәк хакимияте әгъзалары референдум уздыруга мәҗбүр булуларын «Испания үзәк хакиямиятенең төбәккә тагын да киңрәк хокуклар бирүдән баш тартуына җавап бирү» дип аңлата. Карлос Пучдемон һәм Каталония хөкүмәтенең башка әгъзалары Испания судының аларны вазыйфаларыннан бушату карарын үтәмәячәкләрен белдерә: «Референдум тышкы көчләр тәэсирендә өзелсә дә, каталонлыларның Испаниядән аерылу теләге көчендә калачак».
Испания фикере
Испания хакимияте референдумны уздыруны «канунсыз» дип саный. Испания конституция суды Каталония Женералитеты, каталон парламенты кабул иткән бәйсезлек өчен тавыш бирү документларын гамәлдән чыгара. Премьер-министр Мариано Рахой, Испания генераль прокуроры Хосе Мануэль Маза, Испания саклану министры Мария Долорес де Коспедаль «референдумны уздырмаячаклары турында» кисәтү белән чыгыш ясый[1].
Испания конституциясенең 155нче маддәсенә ярашлы, Испания хөкүмәте төбәк хөкүмәтен һәм төбәк парламентын тарату хокукына ия.
Remove ads
Сорау

Референдумда «Каталониянең җөмһүрият идарәсе булган бәйсез дәүләт булуын телисезме ?» дигән сорау бирелгән иде.
Remove ads
Референдум барышы
Испания полициясе көч куллануга карамастан, иртәнге 9 сәгатьтә тавыш бирү участокларының 97 % ында тавыш бирү башлана [2][3]. Испания полициясе тавыш бирергә килүчеләргә каршы резина пулялар куллана, участокларның ишекләрен ватып кереп, сайлау урналарын һәм бюллетеньнәрен талап ала. Тавыш бирергә килгән сайлаучыларны чираттан йолкып ату очраклары була[4]. Шул ук вакытта Барселонаның үзәк мәйданында Испания бердәмлеге яклыларның митингы бара.
Европа парламенты (ru) рәисе урынбасары (австрияле) Ульрике Луначек «референдумның кануни булуы» турында белдерә[5].
Каталониянең 7,5 млн халкының 5,3 млны тавыш бирү хокукына ия. Тавыш бирү хокукыннан ~3 млн каталонлы файдаланган. Көн уртасына шуларның 50 %ы тавыш бирде[6].
Remove ads
Нәтиҗәләр
Тавыш бирү хокукына ия булган 5,3 млн сайлаучының 2,26 млн ы (төбәк халкының 42 % ы) тавыш бирү участокларына барып җитә алган. 2 300 тавыш бирү участогының 312 сен (Каталония хөкүмәте күрсәткече, Испания хөкүмәте күрсәткече буенча 92 сен) Испания полициясе, көч кулланып, ябуга ирешкән. 2,26 млн сайлаучының 2 020 144е (тавыш бирергә килүчеләрнең ~92% ы) референдум соравына («Каталониянең җөмһүрият идарәсе булган бәйсез дәүләт булуын телисезме ?») «әйе» дип, ягъни Испаниядән аерылып чыгу өчен тавыш биргән. 176 566 сайлаучы (7%) каршы тавыш биргән. 45 000 бюллетень тутырылмыйча тапшырылган. 20 000 бюллетень «гамәлгә яраксыз» дип табылган[7][8].
Җавап | Тавыш | % |
Әйе | 2,020,144 | 91.96 |
Юк | 176,565 | 8.04 |
Remove ads
Бәя
Европа комиссиясе, кайбер Европа илләре (Бөекбритания һ.б.), шулай ук РФ хакимияте Каталония бәйсезлеге турында узган референдумны «Испания хөкүмәтенең эчке эше дип санауларын» белдерде[9].
Сылтамалар
- Каталония референдумы турында нәрсә белергә кирәк
- Каталония бәйсезлеге турында референдум (2017) 2017 елның 15 сентябрь көнендә архивланган. (ингл.)
- Catalonia Votes 2017 елның 29 май көнендә архивланган. (ингл.)
Искәрмәләр
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads