Каюм Поздняков

From Wikipedia, the free encyclopedia

Каюм Поздняков
Remove ads

Каюм Поздняков (Каюм Хөсәен улы Поздняков, 1897, Кече Татар Карае, Төмән өязе[d], Тамбу губернасы, Россия империясе7 апрель 1960(1960-04-07), Казан, РСФСР, СССР) — кино режиссёры, актер. ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957). Беренче татар кинематографчыларыннан берсе, «Булат батыр» (1927), «Койрыклы йолдыз» (1929), «Татарстан — дүрт елга иле» (1930) фильмнарын төшерүдә режиссёр ассистенты буларак катнаша; шуннан тыш, беренче чирмеш фильмын («Мари-Кужэр») төшерүдә катнаша.[1] 1930 елдан «Востоккино»ның татар бүлегендә, соңыннан Казан кинохроника студиясендә. Документаль фильмнар төшерә. 1954 елдан Свердловск фәнни-популяр фильмнар киностудиясендә «Тугрылыкка сынау» («Испытание на верность»), «Кигәвен» («Овод»), «Педагогик поэма» («Педагогическая поэма»), «Явыз җилләр» («Вихри враждебные»), «Кырык беренче» («Сорок первый»), «Солдат турында баллада» («Баллада о солдате») һ.б. нәфис фильмнарның татар, башкорт, чирмеш телләренә дубляжлары режиссёры.

Кыска фактлар Каюм Поздняков, Туган ...
Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads