Яңа бистә зираты (Казан)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Яңа бистә зираты (Казан)
Remove ads

Казанның Яңа Татар бистәсе зиратыXVIII гасырның урталарында Яңа Татар бистәсе белән бер үк вакытта барлыкка килгән Казандагы зират.

Кыска фактлар Дәүләт, Административ-территориаль берәмлек ...

Remove ads

Тарих

Яңа Татар бистәсе Казандагы мөселман халкын чукындыру барышында һәм аларның мәчетләрен җимергәндә җирле хакимиятнең Лука Канашевич җитәкчелегендә татарларны Иске Татар бистәсеннән күчерүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Берникадәр дәрәҗәдә моңа шулай ук шәһәрдә килеп чыккан янгын да сәбәпче була.

Язулары гарәп, латин һәм кирилл әлифбалары белән башкарылган үзенең мөселман кабер ташлары, мәчете һәм капкасы белән берлектә зират Казанның истәлекле урыны булып тора.

1813 елдан башлап күп еллар дәвамында зират Казан мөселманнарының төп каберлеге булып тора. Бүгенге көндә, анда урыннар булмау сәбәпле яңа каберләр казылмый, кеше күмүләр исә бары тик туганнар каберлекләрендә башкарыла.

Remove ads

Кайбер мәгълүмәтләр

  • Зиратның гомуми мәйданы 21 гектар.
  • 2016 елда Казанның тарих институты хезмәткәрләре 1920 елларга ахырына кадәр (кириллица кертелгәнче) чорга караган, гарәп графикасындагы бөтен кабер ташларын ачыклап чыгу максатында тикшеренү нәтиҗәсендә зиратта шундый 1600-гә якын кабер ташы булуын ачыкланган.[1]
  • Рәсми әдәбиятта теркәлеп, бөтен белешмәлекләрдә дә искә алына торган иң борынгы кабер 1803 елгы дип күрсәтелә, сакланганнарның иң борынгысы — 1813 елныкы. [2]
Remove ads

Җирләнгәннәр

Бу зиратта татар мәдәниятенең мәшһүр эшлеклеләре күмелгәннәр. Алар арасында (хронология тәртибендә) Шиһабетдин Мәрҗани (1889), Каюм Насыйри (1902), Таиб Яхин (1910), Габдулла Тукай (1913), Фатих Әмирхан (1926), Салих Сәйдәшев (1954), Гөлсем Болгарская (1968), Җәүдәт Фәйзи (1973), Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1974), Габдрахман Әпсәләмов (1979), Сара Садыйкова (1986), Бакый Урманче (1990), Нәкый Исәнбәт (1992), Гомәр Бәширов (1999), Әмирхан Еники (2000), Әнвәр Бакиров (2001), Туфан Миңнуллин (2012), Хәния Фәрхи (2017), Әлфия Авзалова (2017), Илһам Шакиров (2019), Нәҗибә Ихсанова (2021) һ.б. бар.

Подробнее исем, тасвирлама ...
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads