Кергелен

From Wikipedia, the free encyclopedia

Кергелен
Remove ads

Кергелен (фр. Archipel des Kerguelen, Archipel Kerguelen) — Һинд океанының көньягында урнашкан утраулар төркеме. Франциянең Көньяк һәм Антарктик территорияләре (Франция байрагы Франция биләмәсе) составына керә. Бер эре һәм 300 гә якын кече утраудан гыйбарәт.

Кыска фактлар

Мәйданы 7 мең км². Биеклек 1965 метргача. Субантарктик суык климат, елга якынча 730[1] мм явым төшә. Көчле җилләр исә. Үсемлекләр дөньясы ярлы. Кергелен утравының үзәк өлеше бозлык белән капланган.

Даими яшәүче халык юк. Порт-о-Франсе геофизик станциясе 1950 елдан эшли. Утраулар төркеме аны 1772 елда кәшеф иткән француз диңгез сәяхәтчесе Ив-Жозеф де Кергелен исеме белән аталган.

Remove ads

Галерея

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads