Киреч ярымутравы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Керич ярымутравы (рус. Керченский полуостров, укр. Керченський півострів, кырымтат. Keriç yarımadası, Керич ярымадасы) — Кырым ярымутравының көнчыгыш өлеше. Төньякта Азак диңгезе, көнчыгышта Керич бугазы, көньякта Кара диңгез сулары белән юыла. Көнбатышта киңлеге 17 километрлы муентык аркылы Кырым ярымутравы белән тоташкан. Мәйдан — якынча 3 000 км².
Төньяк-көнчыгыш өлеше — калкулык (биеклек 190 метргача), көньяк-көнбатыш өлеше тигезлекләрдән гыйбарәт. Каратуфраклар һәм каштан туфраклары таралган. Климаты уртача континенталь. Еллык явым 500 ммны тәшкил итә. Гыйнварның уртача температурасы —1,5°, июльнең уртача температурасы +23,5°.
Ярымутрауда Керич тимер мәгъдәне бассейны урнашкан.
Remove ads
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads