Кырымтатар теле

From Wikipedia, the free encyclopedia

Кырымтатар теле
Remove ads

Кырымтатар теле (кырымтат. qırımtatar tili, къырымтатар тили) — кырым татарларының милли теле. Кырым Республикасының дәүләт телләренең берсе һәм Кырым Автономияле Республикасында берничә рәсми функциягә ия тел. Төрки телләренә керә. Язу кирилл һәм латин әлифбаларына нигезләнгән. Татар теле кебек үк кырымтатар теле — агглютинатив тел.

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Кыска фактлар Үзисем:, Илләр: ...
Thumb
2001 елгы Бөтенукраина халык санын алу мәгълүматлары буенча, авыл советлары һәм шәһәрләре буенча кырымтатар телен туган тел дип атаган кырым халкы өлеше

Хәзерге вакытта кырымтатар теле ЮНЕСКО тарафыннан югалуы җитди куркыныч астында булган телләр арасына кертелгән.[4]

Remove ads

Сөйләшүчеләр саны

Элекке ССРБ җирләрендә кырымтатар телендә сөйләшүчеләр саны якынча 350 мең кеше тәшкил итә. Шуларның 250 мең тирәсе Кырымда яши. Болгария һәм Румыниядә — 30 меңгә якын кеше. Төркиядә кырым татарларының күп булуы билгеле, ләкин төгәл саннар юк.

Әлифба

1929 елга кадәр гарәп графикасы, соңрак латин графикасы нигезендәге язудан файдаланган (яңалиф), 1938 елда исә кирилл графикасы нигезендәге язу кулланыла. 1990-еллардан бирле 1997 елда Кырым Югары Шурaсы карары белән тәсдыйк ителгән лaтин әлфбасы да кулланыла. Ул 1930-елларда кулланылган әлифбадан аерыла, аның нигезе — Q һәм Ñ хәрефләре кушылган төрек әлифбасы. Хәзрге зaмaндa кирилл әлифбасы да, лaтин әлифбасы да қуллaнылaлaр. Шуны әйтеп үтәргә кирәк ки, интeрнeтта күбесенчә лaтин әлифбасы кулланыла, китаплар китaплaр, мәҗмугалар исә күбесенчә кирилл әлифбасында бaсылa. Латин имләсен куллану турында махсус федераль кануны кабул итмәгәнлектән, Россиядә дәүләт кырымтатар теле өчен кирилл имләсе куллана.[5]

Remove ads

ММЧ

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads