Керли (җырчы)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Керли (җырчы)
Remove ads

Керли (тулы исеме — Керли Кыйв; эст. Kerli Kõiv, ˈkerli ˈkɤ.iv) (1987 елның 7 феврале) — Эстония җырчысы һәм җырлар авторы. Керли беренче тапкыр 2004 елда Eurolaul конкурсында «Beautiful Inside» җыры белән чыгыш ясый. Керлиның дебют альбомы Love Is Dead 2008 елның июлендә Billboard 200 чартында 126 урын ала һәм Billboard Heatseekers 2[3] чартында икенче урын ала. 2010 елда Керлиның ике композициясе, шул исәптән — «Tokio Hotel» белән дуэт — «Strange» җыры Almost Alice[4] музыка җыентыгында «Алисә могҗизалар илендә» фильмына керә.

Кыска фактлар Керли, Туган ...
Remove ads

Башлангыч еллар

Керли Элва шәһәрендә[5] (Эстония) социаль хезмәткәр һәм автомеханик гаиләсендә туа[6][7]. Керлинең музыка белән шөгыльләнә торган һәм «Йолдызлар фабрикасы» тапшыруының эстон аналогының бер сезонында катнашкан сеңлесе Элиза бар[8].

Балачакта Керли бал биюләре белән шөгыльләнгән[9]. 16 яшендә ул музыкаль сәләтләрен үстерү өчен мәктәпне ташлап китә[10]. Үсмер чагында ул җырларга, биергә, фортепианода уйнарга өйрәнә.

Remove ads

Карьера

2002—2005: Карьера башы

2002 елда Laulukarussell җыр бәйгесендә катнашып, «Bridge over Troubled Water» җыры белән чыгыш ясап, аны ота[11]. Шул ук елны ул үзенең яше турында Fizz Superstar (American Idol тапшыруының Балтыйк буе аналогы) конкурсында катнашу мөмкинлеген алу өчен алдый, чөнки анда 15 яшьтән олырак башкаручылар катнаша алган. Керли бу конкурста җиңеп, Швециянең Universal Sweden тавыш яздыручы лейблы белән контракт ала[12], әмма контракт уңышсыз була, чөнки аны Universal Music тарафыннан имзалаган кеше отставкага китә.

Керли бәйсез лейбл белән контракт төзегән, ул Universal Music та аның белән контракт төзегән кешенең лейблы була, әмма тиздән компания бөлгенлеккә төшә[13]. 16 яшендә Керли Стокһольмга күчеп килә, анда 2003 елда Melodifestivalen конкурсында катнаша һәм икенче ярымфиналга кадәр җитә. 2004 елда ул EurolaulЕвровидениегә сайланыш бшйгесендә «Beautiful Inside» җыры белән катнашып, икенче урынны алган.

18 яшендә ул АКШка күчеп килә, анда ЭЛ Эй Рейдка тыңлауга эләгә һәм аннары Island Def Jam Music Group белән 2006 елда контрактка кул куя.

2006—2008 еллар. Kerli мини-альбомы һәм Love is Dead дебют альбомы

2006 елда Керли Island Records белән контракт төзи. Керли җырларның продюсеры һәм авторы Дэвид Морис белән эшләгән. Беренче язмалар Kerli исемле мини-альбомына чыгарылган. 2008 елда Керли Love Is Dead дип аталган дебют альбомын чыгара. «Love Is Dead» җырына видео 2008 елның 29 февралендә Island Records тарафыннан чыгарылган, ә «Walking on Air» җырына клип 2008 елның 20 маенда чыккан. Җыр 2008 елның 21-29 июлендә iTunes та «атнаның бушлай синглыы» була. Шулай ук Керли аны 2008 елгы Scream премиясен тапшыру тантанасында да башкара[14].

Thumb
Керли Лондондагы концертта, 2008 ел.

«Creepshow» җыры «Burnout Paradise» уенының саундтрекына керә[15]. Ә «Bulletproof» композициясе «Каратель: сугыш территориясе» фильмының рәсми саундтрекына керә.

2008 елда Керли «When Nobody Loves You» дип аталган төп теманы «007: Мәрхәмәтлек Кванты» уены өчен язган.

2009 ел—хәзерге вакыт: Almost Alice һәм яңа альбом

2009 елның гыйнварына Керлиның The Rasmus(рус.) төркеме белән уртак концерт туры планлаштырылган була, әмма тур булмый, чөнки җырчы үзенең икенче альбомы өстендә эшли башлый[16].

2009 елның июлендә Керли Таллинда узган Õllesummer Эстония музыка фестивалендә чыгыш ясый, чыгыш аның озак тәнәфестән соң Эстониядә беренче була[17].

2009 елның 10 сентябрендә Island Def Jam лейблы iPhone өчен «Керли» кушымтасы чыгуын игълан итә[18] һәм шул ук айда әлеге кушымтадан файдаланучылар яңа «Saima» композициясен ишетә алалар[19]. Керли «The Creationist» синглын яңадан бастырган, яңа версия Италия башкаручысы һәм җырлар авторы Чезаре Кремонини белән дуэт булган[20].

Керли Love Is Dead альбомы өчен European Border Breakers Award эстон премиясе лауреаты була[21].

2010 елның 2 мартында Almost Alice — «Алисә могҗизалар илендә» фильмына музыка җыентык дөнья күрә. Ул үз эченә ике Керли җырын — «Tea Party» һәм Tokio Hotel(рус.) белән бергә язылган «Strange» җырларын ала[4]. «Tea Party» 2010 елның 15 июнендә чыга.

Шулай ук 2010 елда Керли Тарья Туруненның(рус.) «I Feel Immortal» җыры авторларының берсе була.

2010 елның апрелендә кием линиясен чыгара башлый[22]. Шулай ук ул «Nature Boy» җырының кавер-версиясен яза, ул «Смолвилль серләре» сериалының 10 сезонының проҗыры була[23]. 27 октябрьдә «Kerli’s MoonChild Academy» Керлиның яңа сайты эшли башлый.

«Army of Love» җыры икенче альбомның промоҗыры була. «Army of Love» видеоклипы Эстониядә ноябрь башында төшерелгән. Клипның режиссёры — Каймар Кукк (Caviar Productions). 1 декабрьдә Керли AOL PopEater өчен клип төшерү турында сөйли торган видеоблогның биш өлештән беренче өлеше чыга. «Army of Love» җыры 2010 елның 16 декабрендә дөнья күрә, ә видеоклип премьерасы 22 декабрьдә була. 2011 елның 30 апрелендә җыр Billboard Hot Dance Club Songs чартын җитәкли[24]. 2013 елда «The Lucky Ones» җыры шулай ук Billboard Hot Dance Club Songs чартын җитәкли[25].

2011 елның мартында Ekspress басмасы Керлины Эстониянең иң йогынтылы 100 хатын-кызы исемлегенә керткән[26].

2013 елның ноябрендә Керли Island Records тан китә һәм Ultra Music лейблы белән контракт имзалый.

Remove ads

Дискография

  • Kerli (2007)
  • Love Is Dead (2008)
  • Utopia (2013)
  • Shadow works (2019)

Бүләкләр һәм номинацияләр

Подробнее Ел, Премия ...
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads