Кече Солабаш
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кече Солабаш — Татарстан Республикасының Биектау районындагы авыл.
Remove ads
Халык
Солабаш авылының икесе дә элеккеге матур традицияләрне саклыйлар. Зиратлар тәртиптә тотыла, урамнар чиста. Яшьләр тыйнак, олыларны олылый белә. Халык иманлы һәм эшчән.
Заманасында Кече Солабашта 160 тан артык хуҗалык булган, хәзер инде 60 кына йорт калган.
Кече Солабаш авылы халкы элек-электән мәдәниятле булган. Авылда заманында җәдит мәктәбе дә эшләгән. Аны Хәсәнгата Габәши оештырган, укучыларны музыкага да өйрәткән.
Кече Солабаш мәктәбендә Солтан Габәшигә багышланган музей ачылган. Бу музейны киләчәктә аерым бер йортка урнаштырырга ниятлиләр.
Күренекле кешеләр
Кече Солабаш — билгеле һәм күренекле авыл. Бу авылда дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы-галим, җәдитчелек хәрәкәте вәкиле Хәсәнгата Мөхәммәт улы Габәши 1863 елның 11 гыйнварында указлы мулла гаиләсендә туган. Ул 1933 елның 7 августында вафат булган. Кабере — Кече Солабаш авылы зиратында.
Кече Солабаш авылында аның улы — татар халкының беренче профессиональ композиторы Әхмәтсолтан (Солтан Габәши, 1891—1942) дөньяга килә. Ул — халык җырларын эшкәртүче, беренче татар опералары («Сания», «Эшче»), вокаль һәм инструменталь әсәрләр авторы. Солтан Габәши Башкортстанда вафат була һәм шунда җирләнә.
Remove ads
Табигать
Кече Солабаш тирәсендә сазлыклар, елга-чишмәләр, урманнар күп. Исемле җирләрдән Атау дип аталган печәнлек игътибарга лаек. Аның мәйданы — 35 гектар. Алатка кадәр Кара имәнлек урманы сузылган; Авыл эче елгасы бар, ул Кече Сола суына кушыла. Авыл эче елгасы ярында дүрт-биш чишмә челтерәп ага. Авылдан 3 чакрым ераклыкта, урман эчендә, Аргы саз булган. Бирге саз дигәне дә шуннан ерак түгел. Аларның суында төнбоеклар, камышлар, саз чәчәкләре үскән.
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[4]
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
