Кеш
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кеш (Martes zibellina) — сусар гаиләлегенә караган көрән төстәге кыйммәтле тиреле ерткыч җәнлек.

Remove ads
Тасвир
Кеш тәне озынлыгы — 56 см кадәр, койрыгы - 20 см. Төрле төсле җәнлек, кара, сары, аксыл да була.
Җитез һәм үз зурлыгына бик көчле ерткыч, сикереп хәрәкәт итә, сикереш ераклыгы - 30-70 см, агачларга яхшы менә. Кеш яхшы ишетә һәм сизә, ләкин начаррак күрә.
Кеш иртән һәм кичен актив. Гадәттә эрбет агачы урманнарында, тау елгалары үрге агымында яши.
Кеш кимерүчеләр, аеруча кыр тычканнарын ашый, еш кына тиеннәр, кошлар, куяннарга аулый. Шулай ук эрбет чикләвеге, миләш, күк җиләк, караҗиләк, нарат җиләге, шомырт, карлыган җимешләрен ашый.
Кеш анасы 3-4 бала таба, йөклелек вакыты - 250-290 көн.
Россия урманнарында очрый, аеруча эрбет урманнарында яши.
Кыйммәтле тиресе сәбәпле махсус фермаларда үстерелә, кеш кәсебе Россиядә урта гасырлардан башланган.
Remove ads
Тугралар
Кеш билгесе төрле туграларда сурәтләнә, аеруча Россия төбәкләрендә таралган.
- Свердловск өлкәсе туграсы
- Төмән өлкәсе туграсы
- Новосибирск өлкәсе туграсы
- Екатеринбург шәһәре туграсы
- Новосибирск шәһәре туграсы
- Енисейск шәһәре туграсы
- Первоуральск шәһәре туграсы
- Верхотур шәһәре туграсы
- Лесосибирск шәһәре туграсы
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads