Колмак

From Wikipedia, the free encyclopedia

Колмак
Remove ads

Колмак (лат. Húmulus) — киндерчәләр гаиләлегеннән чәчәкле үсемлекләр ыругы.

Кыска фактлар Колмак, Халыкара фәнни исем ...
Remove ads

Төрләр

Бу ыругка түбәндәге төрләр керә:

  • Гади Колмак(H. Lupulus) - Рәсәйнең урта зонадарында дымлы куаклыкларда үсә.
  • Япон Колмагы(H. Scandens) Япониядә, Кытайда, Русиянең Ерак Көнчыгышында очрый.

Төзелеш

Thumb
Гади колмакның төзелеше
  • Икеөйле үләнчел үсемлек.
  • Сабагы озын, өскә таба сәгать теле уңаена үрелеп үсә.
  • Яфраклары капма-каршы урнашкан, өч япле.
  • Ата чәчәклекләр катлаулы себерке формасында.
  • Ана чәчәклекләр күркәсыман, җимеш янында лупулинлы бизләр бар.
  • Җимеше - спиральгә чорналган яралгылы чикләвек.

Химик составы

Төп актив матдәләре: хумулин, ачылыклар, полифеноль кушылмалар, эфир майлары.

Кулланылу

Медицинада

Йомшак тынычландыру үзлегенә ия. Валокордин, Ново-Пассит, Корваодин, Седавиь, Уролессан һ. б. дарулар составына керә.

Биологик актив өстәлмәләр составына керә.

Составында фитоэстроген (эстроген - хатын-кыз гормоны) - 8-перилнарингинин бар.

Җитештерүдә

Сыра ясауда ис һәм тәм керткеч буларак.

Бүтән өлкәләрдә

Салатлар ясаганда.

Декоратив үсемлек буларак.

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads