Сыра
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сыра — салат сосласын (ешрак арпа нигезендә) чүпрә белән әчетеп, колмак өстәп ясалган көчсез алкогольле[3] эчемлек.

Этанолның өлеше сыра күләменең якынча 3-6%, ә каты сырада 8-14 %ын алып тора, коры матдәләр (нигездә углеводлар) - 7-10%, углерод диоксиды - 0,48-1,0 %.[4]
Сырадагы матдәләр:
Сыраның якынча мең төре бар. Сыра эчемлекләр арасында популярлыгы буенча дөньяда су белән чәйдән генә калыша.
Remove ads
Сыра һәм кеше сәләмәтлеге
Сыра составында берниче төрле агулы матдә, шул исәптән, эндокрин системада үзгәрешләр китереп чыгара торган авыр металл тозлары да бар. Әйтик, сыраны системалы рәвештә эчә торган ирләр организмында җенес гормоны булган тестостерон эшләп чыгаруны «басып китә» торган матдә бүленеп чыга башлый. Сыраны еш эчүче ирләрнең күкрәк бизләре үсә, оча сөяге киңәя, потенциясе кими, димәк, сәламәт балалар тудыру мөмкинлеге дә юкка чыга. Сыра яратучы хатын-кызларда исә яман шеш белән чирләп китү ихтималы арта, әгәр дә ул хатын бала имезсә, балада эпилепсия өянәкләре барлыкка килергә мөмкин. Күп илләрдә үткәрелгән тикшеренүләр сыра эчүчеләр арасында хроник алкоголизмның көчле исерткечләр эчүчеләргә караганда 3-4 тапкырга тизрәк барлыкка килүен күрсәтә. Кеше организмына сыра күп яклап зыян сала. Баш мие күзәнәкләренең үлүе, арка мие функцияләренең бозылуы, миокардиодистрофия, бавыр циррозы, гепатит, панкреатит, гастрит, невропатия, күрү һәм ишетү анализаторларына зыян килү.[8]
2015 елдан Русиядә «махсус сыра» дигән термин кертү тәкъдим ителә. “Сыра кайнатуда кулланыла торган салат (солод), колмак һәм (яки) колмакны эшкәртүдән алынган продуктлардан, сыра чүпрәсеннән файдаланып, су кушып эшләнгән, этил спирты, хуш исләр һәм тәм керткечләр өстәмичә генә җитештерелгән, составында сыра сосласын әчетү процессында барлыкка килгән этил спиртыннан торган алкогольле продукция” бу.[9]
Remove ads
Моны да карагыз
- Көзге сыра бәйрәме - чуашларның сыра кайнату милли йоласы үзенчәлекләре турында.
- Оскар Петцольд
- Петцольд заводы
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads