Коми (халык)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Комилар (коми-зыряннар, искечә — зыряннар үзатамалары — комича коми[1], коми-морт, коми-войтыр[2]) — фин-угор халкы, Коми Республикасы җирле халкы. Дөньядагы барлык комилар диярлек: 97,6 % коми-зыряннар һәм 96,9 % якын тугандаш коми-пермяклар Россия чикләрендә яши.

Remove ads
Этнонимнарның килеп чыгышы
- Кама елгасы исеменнән, шулай итеп коми-морт (коми кешесе, коми ире) сүзгә-сүз Кама елгасында яшәүче дигәнне аңлата[3];
- Этнонимны венгерча hím, манс. хум — «ир-ат, кеше»[4] белән дә чагыштыралар.
Коми этнонимы килеп чыгышы турында берничә версия бар. Икесе дөреслеккә охшаган:
- зырь, зырян ← syrjä «чик»
- пермь, пермяк ← perä maa «арткы җир»
Таралышлары

Россиядә коми халкы вәкилләренең күпчелеге (202,3 мең кеше (2010 ел), 256,5 мең (2002 ел)[5] традицион рәвештә Коми Республикасында яши, алар барлык халыкның 23,7 % тәшкил итәләр. Республиканың авыл җирлегендә халыкның коми проценты шәһәрләрдәгегә караганда күбрәк.
Гомумән, Россия буенча 2010 елда якынча 228 мең коми-зырян яшәгән. 2002 елда 293 мең кеше тәшкил иткәннәр[5]. Комилар кечкенә анклавлар булып, Россия Федерациясенең Архангельск, Мурманск, Киров, Төмән, Омск һәм башка өлкәләрендә дә яшиләр.
Россиядә коми телен белүчеләр аз — коми этносы вәкилләренең 169 мең кешесе генә аны туган теле дип атаган (2002 ел)[5].
Украинада 2001 ел халык санын алу мәгълүматлары буенча 1545 коми-зырян кешесе яшәгән, аларның 330 кешесе (Украинаның барлык комиларының 1/5еннән аз гына күбрәк) коми телен туган теле итеп билгеләгән, украин телен — 127 кеше (8 %тан артык), калганнары — нигездә рус телен туган телләре дип күсәткән.

Дөньяда коми халкы (коми-зыряннар, коми-пермяклар һәм коми-язьвиннар белән бергә) саны 400 меңгә якын.
Remove ads
Этногенез һәм этник тарихлары
Коми сүзе ике коми халкының да этнонимнарында бар, ул автоним булып тора, ә пермяклар һәм зыряннар — русча экзонимнары[6]. Ике экзоним да борынгы рус теленә балтик-фин (борынгы вепс) чыганагыннан кергән һәм впсларга карата көнчыгыштарак яшүчене аңлата:
- неолит
- волос мәдәнияте
- бронза гасыры
- казан яны мәдәнияте (б. э. к. XVI—IX гасырлар)
- тимер гасыры
- ананьино мәдәнияте (б. э. к. VIII—III гасырлар)
- глядинов мәдәнияте (б. э. к. III—IV гасыр)
- ванвизди мәдәнияте (VI—XI гасырлар)
- вымь мәдәнияте (XI—XII гасырлар)
Коми (фин-пермь этнолингвистик җәмгыяте) ата-бабалары тикшеренүчеләр тарафыннан беренче тапкыр б. э. к. II мең еллыкларда Иделгә Ока һәм Кама елгалары кушылган урында ачыла. Соңрак борынгы пермьнәр бабалары төньякка, Кама буе якларына тарала.
Археологлар һәм этнологлар бер-берсен алмаштырып торган һәм хәзерге коми-зыраннар мәдәниятенә алып барган берничә төп археологик культуралар сызыгын билгелиләр:
Якын этнослар белән үзара бәйләнеш процессында комилар составына вепслар, руслар, ненцлар һәм манси ассимиляцияләнгән төркемнәре кергән. Бу антропологик кыяфәтенә һәм коми культурасының аерым компонентларына тәэсир иткән, коми составында аерым этнолокаль төркемнәр барлыкка килгән. Коми краеннан чыгучылар Себердә яңа шәһәрләр төзүчеләр һәм шунда яшәүчеләр арасында була.
Россиядә XVIII гасыр ревизияләре буенча комилар саны:
1897 елгы Бөтенроссия җанисәбе нәтиҗәләре буенча комилар (туган теле — зырян теле) түбәндәге губерналарда яшәгән:[7]
Шуларның шәһәрләрдә бар халык санының 4%-тан артыгы (6340 кеше) яшәгән[8].
Коми теле
Коми-зыряннар коми-зырян телендә сөйләшәләр, ул урал телләре гаиләсенең фин-угыр төркеме пермь тармагына карый. Аңа иң якын телләр булып коми-пермяк һәм коми-язьвин телләре, шулай ук удмурт теле тора.[9]
1918 елда әдәби телнең нигезендә сыктывкар диалекты кабул ителә, ул түбән вычегда, югары вычегда һәм сысол диалектлары арасындагы күчеш диалекты булып тора[10].
Коми телен Коми Республикасының дәүләт телләренең берсе буларак тану аны өйрәнүдә үсешкә китерә. 1990 елдан алып 1999 елга кадәр республикада коми телен өйрәнүче гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары саны 13 %ка арткан. 1999/2000 уку елында 161 мәктәптә 16 меңнән артык укучы коми телен туган тел буларак өйрәнгән.
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads