Курган өлкәсе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Курган өлкәсе
Remove ads

Курган өлкәсеРоссия Федерациясенең Азия өлешендә урнашкан субъекты. Урал федераль округсена керә.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Дөнья кисәге ...

Өлкә үзәге — Курган шәһәре.

Remove ads

География

Чиктәшлек

Подробнее Як, Россия субъекты яки дәүләт ...

Өлкә Көнбатыш Себернең көньяк-көнбатышында, Тубыл елгасының урта агымы бассейнында урнашкан. Җир өсте тигез диярлек, көнбатышта һәм көньяк-көнбатышында аз гына күтәренке.

Климат

Климат — кискен континенталь, июльнең урта температурасы — +19 °С, гыйнварның урта температурасы — -18 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме ~400 мм.

Гидрография

Төп елгалар — Тубыл, Исәт (Мияс, Теча һәм Сәнәр белән), Уй, Кортамыш, Юргамыш — өлкәнең көнбатыш өлешендә урнашалар.

Курган өлкәсендә 2943 күл исәпләнә, аларның күпчелеге көнчыгышта һәм көньяк-көнбатышында урнашалар.

Remove ads

Тарих

Урал артының тарихы палеолит чорыннан ук башлана.

Беренче кешеләр торагы Шикаевка авылында табыла.

Неолит чоры тораклары Кошкина һәм Охотина авылларында табыла.

Б.э.к. XVII — VIII гасырларда биредә алакүллеләр яшәгән.

13-16 гасырларда бүгенге өлкә җирләре Алтын Урда, ә соңрак Себер ханлыгы составында булганнар. 1586 елдан, Күчем хан җитәкләгән Себер ханлыгы басып алынгач,бу җирләр тулысы белән руслар кулына күчә.

Совет чорында хәзерге Курган өлкәсе җирләре башта Урал, ә аннан соң Чиләбе өлкәсе составында булганнар.

Курган өлкәсе 1943 елның 6 февралендәге ССРБ Югары Шурасы указы белән оештырылган.[8] Өлкә составына Чиләбе өлкәсенең 32 көнбатыштагы район һәм Омск өлкәсенең 4 районы кертелгән. 1944 елда өр-яңадан оештырылган Төмән өлкәсе составына Армизон, Бердюжье, Исәт һәм Упорово районнары кертеләләр.

Remove ads

Халык

Курган өлкәсе халкы 2010 елга якынча 911 мең кеше.

Торак пунктлар

Курган өлкәсенең эре торак пунктлары

Кыска фактлар №, Шәһәр ...


Милли состав

1959—2002 еллар:

Подробнее Народ, 1959, мең кеше ...

Администртив бүленеш

Муниципаль районнар

Thumb
  1. Әлмән районы
  2. Белозерское районы
  3. Варгаши районы
  4. Далматово районы
  5. Звериноголовское районы
  6. Каргаполье районы
  7. Катай районы
  8. Кетово районы
  9. Куртамыш районы
  10. Лебяжье районы
  11. Макушино районы
  12. Мишкино районы
  13. Мокроусовский районы
  14. Петухово районы
  15. Половинное районы
  16. Тубыл буе районы
  17. Сафакүл районы
  18. Целинное районы
  19. Частоозёрье районы
  20. Шадринск районы
  21. Шатровский районы
  22. Шумиха районы
  23. Щучье районы
  24. Юргамыш районы

Шәһәр округлары

Remove ads

Шулай ук карагыз

Portal icon Курган өлкәсе порталы
Portal icon Россия порталы

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads