Чиләбе өлкәсе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Чиләбе өлкәсе́ (рус. Челябинская область) – Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Урал федераль округына керә. ЮНЕСКО билгеләнмәсе буенча Урта Азия өлкәсенә керә.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Өлкә үзәге – Чиләбе шәһәре.
Remove ads
География
Чиктәшлек
Чиләбе өлкәсе Көньяк Уралда урнаша; өлкәнең иң биек ноктасы – Нургуш тавы (1406 м). Көнбатыш Себер түбәнлеге өлкәнең көнчыгыш өлешен биләп тора.
Гидрография
Мияс, Уй, Җаек, Әй, Караидел, Өял, Гөмбәй елгалары; Чиләбе өлкәсе территориясендә 3748 күл бар.
Файдалы казылмалар
Тимер рудасы (Магнитогорски, Бакал, Златоуст, һ.б. чыганаклары), бакыр һәм никел рудалары, көрән ташкүмер (Чиләбе бассейны), минирәл һәм төзү чималы чыганаклары.
Климат
Климат – континенталь; июльнең уртача температурасы – +16…+18 °C; гыйнварның уртача температурасы – -15…-17 °C. Уртача еллык явым-төшем күләме – 300-600 мм (таулы өлешендә).
Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы
Туфраклар – күбесенчә кара туфраклар, шулай ук соры урман, соры тау-урман, болын-кара туфрак туфраклар да бар.
Урманнар территориянең 25% өлешне биләп торалар. Өлкәнең төньякны усак-каен һәм урманнары, үзәкне – урманлы далалар, көньякны – төрле үләнле һәм кыяклы далалар биләп торлар.
Remove ads
Тарих
Хәзерге Чиләбе өлкәсенең территориясе Россия империясе составына XVIII гасырында керәләр.
1734—1736 елларда хәрби экспедиция монда берничә крепостена нигез сала: Югары Җаек крепосте, Чибәркүл крепосте, Чиләбе крепосте, Мияс крепосте.
1737 елда Исәт провинциясе оештырыла, аның үзәге Чиләбе була; 1744 елда ул Ырынбур губернасы составына кертелә.
1919 елда Чиләбе губернасы оештырыла, 1923 елда ул Урал өлкәсе составына кертелә.
1934 елның гыйнварында Урал өлкәсенең кечерәю нәтиҗәсендә Чиләбе өлкәсе барлыкка килә. 1934 елның гыйнвар-ноябрьдә өлкә составында Аргаяш башкорт милли округы бар булган.
1943 елда Чиләбе өлкәсе составыннан Курган өлкәсе чыгарыла.
1957 елда «Маяк» химкомбинатында техноген авариясе булган. (Кыштым техноген катастрофасы)
Remove ads
Халык
Милли состав
Искәрмәләр:
¹ Кырым татарлары белән
² Нагайбәкләр белән
Торак пунктлар
Чиләбе өлкәсенең эре торак пунктлары
Remove ads
Административ-территориаль бүленеше
Remove ads
Икътисад
Металлургия
Кара металлургияне Россияде иң зур металлургия комбинатлары (Магнитогорски металлургия комбинаты, Чиләбе металлургия комбинаты), передел заводлары (Златоуст), корыч торбалар һәм ферросплавлар җитештергән предприятиеләре (Чиләбе) вәкиле булалар.
Бакыр (Карабаш, Кыштым), цинк (Чиләбе), никел (Югары Уфалей) җитештерү.
Машиналар төзү
Тракторлар (Чиләбе), йөк автомобильләре (Мияс), трамвай вагоннары (Усть-Катав), ракета-космик техниканы (Мияс) җитештерү.
Атом сәнәгате
Чиләбе өлкәсендә өч «атомград» (атом сәнәгате комплексына бәйләнешле булган шәһәрләр) бар: Снежинск (элекке Чиләбе-70), Озёрск (эл. Чиләбе-65) һәм Трёхгорный (эл. Златоуст-36).
Көньяк Урал АЭС-ы төзелү планлаштырыла.
Транспорт
Чиләбе өлкәсе аша Транссебер магистрале бара; Чиләбе шәһәрендә Көньяк Урал тимер юлның идарәсе урнаша.
Чиләбе – Транссебер магистралендә төен станциясе. Моннан пуезлар төньякка һәм төньяк-көнбатышка (Екатеринбург, Түбән Тагил, Түбән Варта, Төмән, Яңа Уренгой, Киров, Петербург), көнчыгышка (Новосибирск, Новокузнецк, Красноярск, Иркутск, Тында, Чита, Тум, Владивосток), көньякка (Нурсолтан, Караганда, Ташкәнт, Ырынбур) һәм көнбатышка (Уфа, Мәскәү, Самар, Пенза, Сембер, Брест, Акмәсҗит, Адлер, Кисловодск, Анапа, Әстерхан, Баку, Воронеж, Брест) баралар.
1994 елдан Чиләбедә халыкара аэропорт эшли.
1992 елда Чиләбе метрополитенының төзелеше башланган. 2011 елның октябрендә беренче («Комсомольская площадь») метро станциясе төзелә.[3]
Remove ads
Спорт
- Трактор (хоккей клубы, Чиләбе)
- Металлург (хоккей клубы, Магнитогорски)
- Челябинск (футбол клубы, Чиләбе)
- Торпедо (футбол клубы, Мияс)
Өлкәдә туганнар
- Василий Зайцев (1915 – 1991) – совет снайперы, ССРБ Герое.
- Игорь Курчатов (1903 – 1960) – совет физигы, совет атом бомбасының «атасы».
- Борис Шапошников (1882 – 1945) – ССРБ Маршалы.
- Александр Алемасов (1902-1972) - сәясәтче, ТАССРда массакүләм репрессия үткәрүче.
Татарлар, башкортлар
- Шакир Абилов – татар әдәбияты белгече.
- Сәрвәр Әдһәмова – татар язучысы.
- Шәүкәт Әмиров (1947―2023), музыкант-балалайкачы, ректор, РФ халык артисты (2006), ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2022).
- Чыңгыз Әхмәров – рәссам, ССРБ Дәүләт премиясе иясе.
- Рафаил Бакиров (1946, Магнитогорски) - композитор.
- Владимир (Рамазан) Вафин - язучы.
- Кадыйр Даян – башкорт шагыйре.
- Данис Зарипов – хоккей буенча дөнья чемпионы.
- Рамилә Искәндәр - кино һәм театр артисты (Мәскәү).
- Гали Надрюков – татар артисты.
- Атилла Расих – татар язучысы.
- Рәис Фәтхетдинов (1938-2009) - икътисадчы-галим, профессор.
Remove ads
Кызыклы фактлар
Чиләбе өлкәсендә казак татарлар һәм керәшен татарлары яши торган Париж, Берлин, Варна, Лейпциг, Фершампенуаз, Чесма исемле авыллар урнашалар.
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads