Кузьма Садыйков

From Wikipedia, the free encyclopedia

Кузьма Садыйков
Remove ads

Кузьма Садыйков (псевдонимы Кузьма Пайраш, тулы исеме Кузьма Илья улы Садыйков, чуаш. Куçма Пайраш, Кузьма Ильич Садиков) — табиб (хирург), язучы (прозаик, драматург), ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1938). 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан. Чуаш АССР атказанган табибы (1964).

Кыска фактлар Кузьма СадыйковКузьма Пайраш, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1906 елның 14 ноябренда Казан губернасы Козьмодемьянск өязе (хәзерге Чуаш Республикасы Моргауш районы) Вускасы авылында туган. Икееллык Анат-Кенәр мәктәбендә укый. Чуаш совет-фирка мәктәбен (1927), Н.И. Пирогов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина институтын (1934) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

  • 1925-1929 «Канаш» (хәзерге «Хыпар») газетасы хезмәткәре.
  • 1933-1935 Зур Сөндер район хастаханәсендә табиб.
  • 1935-1941 Чабаксар шәһәр поликлиникасында хирург, рентгенолог.
  • 1946-1953 Чуаш АССР ЭЭМ медицина-санитария бүлегендә хирург, рентгенолог.
  • 1953-1974 Республика клиника хастаханәсендә урология бүлеге мөдире.

Бөек Ватан сугышында

Сугыш елларында 2- Ерак Көнчыгыш фронтында хәрби һоспитальләрдә хирург булып хезмәт итә.

Иҗаты

  • 10 китабы, 100 хикәясе, драмасы, публицистик әсәрләре нәшер ителгән.
  • 1925 елда «Сунтал» журналында «Әкиятчеләр» (Халапсем) һәм «Көлдергечләр» (Кулǎшсем) юморескалары басыла.
  • Берече китабы «Бәхетсез көннәр» (Телейсĕр кунсем, 1928) драмасы. «Иң яхшы дару» (Лайăх эмел, 1934), «Юлда» (Çул çинче, 1950), «Лиданың ялгышы» (Лида йăнăшĕ, 1976) һ. б. хикәяләр китаплары нәшер ителгән. К.В. Иванов исемендәге Чуаш академия драма театрында «Дуслар» (Туссем), «Йөрәге яхшы» (Чĕри лайăх), «Әбекәй» (Кинемей), «Терсәк якын, тешләп булмый» (Чавса çывăх та, çыртма çук) (Н.З. Айзман белән бергә) пьесалары уйнала. Әсәрләренең каһарманнары — медицина өлкәсендә эшләүче зыялылар, тормыш сукмагын сайлау алдында торучы яшьләр. Фәнни-популяр әсәрләр дә язган: «Нәрсә ул җан? Нәрсә ул төш күрү?» (Мĕн вăл чун? Мĕн вăл тĕлĕк?, 1958), «Ышанулар турында» (Тĕшмĕшсем çинчен, 1958).
Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Әдәбият

  1. Агаков, Л. Кузьма Пайраш. «Ялав», 1966 ел, № 11.
  2. Григорьев, Н. Куçма Пайраш. «Тăван Атăл». 1986 ел, № 11.
  3. Пайраш Кузьма Ильич. «Моргаушский район. Краткая энциклопедия». Чабаксар, 2002.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads