Кызылъяр (Нуриман районы)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кызылъяр (рус. Красная Горка) — Башкортстанның Нуриман районы үзәге. Караидел елгасының сул як ярында урнашкан. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 4280 кешенең яшәве мәгълүм.[3]
Авыл беренче кат 1683 елда белән искә алына. Ул вакытта анда рус крестьяннары яшәгән. Авыллары Чабаклы дип аталган. 1859 елда бирегә Минзәлә өязенең 18 җирдән татарлар килеп утыра.
1898 елда 349 йорт була, 1783 кеше яши.
Ел да 21 декабрь көнне башланган Кызылъяр базары атна буе барган.[4]
1910 елда авылда казна мәктәбе ачыла. Бинаны Габделхәй-мулла үз акчасына төзеп бирә.
1931 елда Нуриман районы төзелгәч, идарәне Кызылъярда коралар.
Remove ads
Демография
1959[5] | 1970[6] | 1979[7] | 1989[8] | 2002[9] | 2010[3] |
---|---|---|---|---|---|
3579 | 3547 | 4046 | 3805 | 4071 | 4280 |
2002 ел җанисәбе буенча Кызылъярда 51% татар, 33% башкорт яши.
Танылган шәхесләр
- Сәгыйть Мифтахов - язучы, драматург. Бөек Ватан сугышында һәлак булган.
- Гыймай Шәйхетдинов (1901-1942), Сәвитләр Берлеге Каһарманы.
Искәрмәләр
Чыганак
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads