Кыргаяклар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кыргаяклар [4] (лат. Oniscidea) - тигезаяклылар (Isopoda) отрядына керүче кыслалар асотряды.
Remove ads
Тышкы төзелеш
Гәүдәләре озынча, өске ягы кабарынкы, антенналарының беренче пары үсеш алмаган, кыска, икенче пары озын. Күзләре башның ян-ягында, өске казналыкларында капшагычлары юк. , өстендә конвекс, беренче пар антенна үсеш алмаган һәм бик кечкенә, икенчесе югары үсеш алган. Күкрәкнең беренче сегменты күбесенчә башның як-ягын әйлендереп ала. 8-нче сегментта тирән сыр бар. Күкрәк сегментларына береккән 7 пар аякларының төзелеше бердәй, алар барысы да йөрү өчен яраклашкан. Корсак сегментларының барысы да ирекле. Аларның беренче 5 пары бер-берсенә чирәпсыман ята. Эчке тармаклары саңак, тышкысы - аның капкачы функциясен үти. Беренче парның каты тышкы тармагы тышка ачылучы һава куышлыкларын (тышкы сулыш әгъзаларын) үз эченә ала. Корсак аякларының 6нчы пары артка карый, 5нче һәм 6нчы корсак сегментлары арасында чыгып тора.
Иң киң таралган вәкилләре Oniscus һәм Porcellio ыругларына керәләр. Аларның тәннәре озынча, арткы якка таба тарайган, өч аркасына бераз таррак, маңгайлары өч калаклы, тышкы антенналарының озынлыгы гәүдәтозынлыгының яртысын диярлек тәшкил итә. Корсакның 3, 4, 5нче сегментларында артка караган озын ян-як үсентеләр бар.
Remove ads
Яшәү рәвеше
Кайберләре төче яки тозлы сулыкларның ярларында яшәүне кулай тапса да, күбесенчә дымлы урыннарда: ташлар, җирдә ятучы агачлар астында, базларда һ.б. яшиләр. Көндез яшеренәләр, ә кичен яки төнлә ризык эзләргә чыгалар. Алар өлешчә череп килүче, өлешчә тере хәлдәге үсемлекләр белән тукланалар, кайвакыт бакча үсемлекләренә зыян китерергә мөмкиннәр (ләкин шул ук вакытта алар зарарлы үсемлекләрне дә ашыйлар) . Кыргаякларның кайбер төрләре термит һәм кырмыска ояларында яшиләр [5] .
Remove ads
Үрчү
Кыргаякларның гетерогаметалы җенесе ана, ә гомогаметик җенесе - ата затлар. [6] Аларның үз-үзләрен тотышы кызыклы үзенчәлекләргә ия. Аталандырылмаган ана затларның бишенче күкрәк сегментының аскы ягында орлык кабул итүче каналларга илтүче тишемнәр пары бар. Каналларының йомык очы күкәй юлларына карый. Апрель яки май аенда үрчү вакытында орлык кабул итү каналларына орлык тула. Күпмедер вакыттан алар шартлый һәм орлык күкәй юлларына эләгә. Бу вакытта ана зат кабыгын сала, аның төзелеше үзгәрә: бишенче сегментның парлы тишемнәре йомылалар, алар урынына 5 һәм 6 сегмент арасында парсыз ярыксыман тишем барлыкка килә. Беренче 5 пар аякларының нигезендә пластинкалар оеша. Аталанган йомыркалар тишем аша шул пластинка ясаган камерага чыгалар һәм шунда үсешләрен дәвам итәләр. Орлыкның бер өлеше аталандыруда катнашмый. Ул беренче буын балалар чыкканнан соң ясалган яңа йомыркаларны аталандыра. Икенче буын да үсеп, йомыркадан чыгып киткәч, ана зат кабат кабыгын сала һәм элекке рәвешенә кайта.
Гомер озынлыгы: 9-12 ай.
Палеонтология
Кыргаяклар казылма хәлдә начар сакланган; иң борынгы табылдыклары түбән акбур чорына карый, алар шарантий һәм испан гәрәбәсендә табылганнар [7] .
Галерея
- Porcellio scaber (сулда) һәм Oniscus asellus (уңда)
- Hemilepistus reaumuri
- Ligia oceanica
Сылтамалар
- Мокрицы // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Подотряд Мокрицы (англ.) в Мировом реестре морских видов (World Register of Marine Species).
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads