Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте

дини оешма (Кыргызстан) From Wikipedia, the free encyclopedia

Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте
Remove ads

Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте (кырг. Кыргызстан Мусулмандарынын Дин Башкармалыгы) ― Кыргызстанның идарә итүче үзәкләштерелгән ислам дини оешмасы. Штаб-фатиры ил башкаласы Бишкәк шәһәрендә урнашкан. Диния нәзарәте Кыргызстан өлкәләрендәге мөселманнар белән казыятлар аша җитәкчелек итә: Бишкәк, Ош шәһәрләрендә, шулай ук илнең Ош, Эссек-Күл, Чуй, Баткән, Талас, Нарын, Җәлал-Абад өлкәләрендә казыятлар бар. Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Азирети Муфтий (Югары мөфти) титулын йөртә. 2012 елга мөфтият карамагында 2200 мәчет булган. Диния нәзарәте каршында Хәзрәти Гомәр исемендәге Кыргызстан Ислам университеты (1991―1993 елларда Хәзрәти Гомәр исемендәге Ислам мәдрәсәсе) эшли [2].

Кыска фактлар Баш-фатир:, Оешма төре: ...
Remove ads

Тарих

Thumb
Диния нәзарәте Хәзрәти Гомәр исемендәге Кыргызстан Ислам университеты комплексында урнашкан

СССР таркалганнан соң, Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килгән казыятлар аерылып чыга һәм Урта Азиянең элекке союздаш республикалары үзләренең бәйсез Диния нәзарәтләрен булдыра. 1991 елның октябрендә Кыргызстан бәйсезлек алгач, Үзәк Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Кыргызстан ССР өчен җавап бирүче казыят Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте итеп үзгәртелә. Кыргызстан мөселманнарының 1нче съезды 1991 елда уза һәм Кимсанбай хаҗи Абдурахманов Азирети Муфтий (Югары мөфти) вазыйфасына сайлана.

Remove ads

Мөфтиләр

  1. 1991―1996 елларда ― Кимсанбай хаҗи Абдурахманов (1940―2022)[3][4]
  2. 1996―2000 елларда ― Молдо Абдусаттар Мажитов
  3. 2000―2002 елларда ― Кимсанбай хаҗи Абдурахманов (1940―2022)
  4. 2002―2010 елларда ― Мураталы хаҗи Жуманов (1973―2010)[5]
  5. 2010―2012 елларда ― Чубак хаҗи Жалилов (1975―2020)[6]
  6. 2012―2014 елларда ― Рахматулла хаҗи Эгембердиев
  7. 2014―2021 елларда ― Максатбек хаҗи Токтомушев
  8. 2021—2024 елларда ― Замир карый Ракиев (1978 елгы)[7]

Кыргызстанның ислам руханилары илдәге сәяси чыгышларга һәрвакыт реакция белдерә. Кыргызстанда 2010 елгы инкыйлаб(рус.) сәбәпле мөфти Мураталы хаҗи Жуманов(рус.), шулай ук аны алыштырган Абдышукур Нарматов вазифаларыннан китәргә мәҗбүр ителә[8]. Абдышукур Нарматовны алыштырган С. Кулиев көч юлы белән рәислектән алып атыла: 2010 елның 6 июнендә Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте бинасына 15 кеше бәреп керә, алар мөфтидән отставкага китүен таләп итә[8]. Аннан соң С. Кулиевны алып киткәннәр һәм ул мөфти вазифаларын башкаручы вазифасыннан китүе турында гариза язганчы җибәрмәгәннәр[8]. Беренче тапкыр альтернатив нигездә Чубак хаҗи Жалилов(рус.) мөфти итеп сайлана[8].

Remove ads

Структура

Thumb
Диния нәзарәте янәшәсендәге Бишкәк үзәк мәчете
Казыятлар

Мәчетләр саны

Подробнее Мәчетләр саны ...

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads